Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда баганага бәрелгән иномарканың йөртүчесе хастаханәдә үлгән

«Тойота» автомобиленең пассажиры авария урынында ук һәлак булган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда баганага килеп бәрелгән чит ил автомобиленең йөртүчесе хастаханәдә җан биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке унберләр тирәсендә Адоратский урамындагы 1а йорты каршында авария була. «Тойота» автомобиле, тизлеген арттырып, юл читенә чыккан һәм баганага килеп бәрелә. Аның 38 яшьлек пассажиры имгәнә һәм авария урынында ук һәлак була.

Реклама

«Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган машинаны йөртүче 44 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Иртәнге бишенчеләрдә ул вафат булган», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев