Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда 83 яшьлек Гөлфирә әби иптәш эзли

Редакциягә иртән иртүк шалтыратты ул. Гөлфирә әбигә – 83 яшь, Казанда яши. Балалары булса да, картаймыш көнендә игътибарсызлыктан интегә ул. Безгә дә үзенә иптәш булмасмы дип шалтыратуы икән.

– Тормыш юлым җиңел булмады. Ике ул үстердем. Балаларымны бик яраттым. Әмма алар­ның тормышына сөенеп яшәргә язмаган икән. Олысы, әфган сугышына эләгеп, һәлак булды. Бар игътибарны икенче­сенә бирергә  тырыштык. Өй­ләнгәч, оныкларымны үстере­шергә ярдәм иттем. Музыка мәктәбенә дә, бию түгәрәгенә дә йөрттем. Тик менә хәзер, картайгач, беркемгә дә ки­рәгем калмады, – дип сөйли Гөл­фирә әби. – Алар миннән ерак тормый. Үз йортлары белән яши­ләр. Улым мине ташламый. Тик киленем генә усал булды. Үз­ ләренә бер көнгә барсам да, минем белән сөйләшми. Улым­ның көн саен минем янга килеп кунып йөрүенә бер яктан сөен­сәм, аңа гаиләсеннән аерылып йөрү авыр икәнен дә аңлыйм. Балаларга ышанып, социаль яклау бүлегеннән дә ярдәм сорамадым. Караучы да билге­ләт­мә­дем. Балаларым ташламас дип яшә­дем. Шуңа күрә бергә яшәргә  иптәш эзлим.
 
Гөлфирә әбинең сәламәт­леге мактанырлык түгел икән. Инде урамга чыгып йөри алмый.  Ши­кәр авыруыннан ин­тегә. “Кәефем булмагач, ашыйсым килми. Әгәр берәр  хатын-кыз яныма килеп йөр­сә, хәлем­не белеп торса, кү­ңелем кү­тә­релер иде, – ди ул. – Картлык көнемдә мондый хәлгә калырмын дип уйламадым. Ялгызлыктан да читен нәрсә юк икән. Олыгайгач, яныңда бер кешең булмаудан да кыены юк. Ярый әле, изге кү­ңелле кешеләр ташламый. Әле менә бүген бер дустымның кызы килеп, өемне җыештырып китте. Минем кебек авыру кеше бе­лән бергә яшәргә теләүче булмасмы?”
 
Гөлфирә әбинең адресы да, телефоны да редакциядә. Әгәр аңа иптәш булырдай кеше табылса, 222-09-67 яки 222-09-70 телефон номерына шалтыратырга мөмкин.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://pixabay.com/photo-731423/

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев