Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанбаш балаларын кем агулаган?

Арча районы Казанбаш авылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә карантин. Мәктәп әлегә ябык. Берничә дистә баланың дәррәү кубып нык авыруы, хастаханәгә озатылуы бөтен авылны-районны гына түгел, республика җитәкчелеген дә аякка бастырды. Казанбаш авылында бүген авырмаучыларның да, чир йокмаса ярар иде дип, өннәре алынып тора.

Авыл халкы өчен кичә клубта җыелыш уздырганнар. Мәгариф бүлегеннән җитәкчелек, мәктәп директоры, Арчадан табиб килеп, ата-аналарга бу хәлнең сәбәбе сыйфатсыз ризык түгел, ә кизү дип аңлатканнар.

Авырган балалар арасында шимбә көнне ашханәдә тукланмаганнары да бар икән. Шулай да, ата-аналар төнлә, тикшерү килгәнче дип, ашханәдә чистарту-җыештыру үткәрү ник кирәк булган алайса, дип гаҗәпләнә. Мәктәптә кыңгыр эш эзләрен яшерергә теләү омтылышларын без үзебез дә күрдек. Мәктәп ишегалдында яндырырга алып чыгылган ризык калдыклары, чүп-чар күренде. Бу хакта Россия Тикшеренү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий да әйтте.


Казанбаш мәктәбендә 68 бала белем ала. Шуларның 38 се, шимбә көнне төшке аш ашаганнан соң, инфекцион хастаханәгә эләгә.

Тез буыннарым әле дә калтырый

Ранил Шакирҗановның өч баласы да хастаханәдә. Олы улына 14 яшь, кызы 11 яшьтә, кечкенәсенә 4 яшь.

- Шимбә эштән кайттым, олысы һәм уртанчысы коса башлады. Аннары эчләре китте, бәдрәф белән ике арада йөрделәр. Соңрак хатын-кызлар ватсаптан языша башлады - минеке авырта, синеке ничек дип. Кичен хастаханәгә алып бардык. Безнең бер балага шундук система куйдылар. Балаларның җиңелрәк хәлдәгеләрен автобуста, авыр хәлдәгеләрен ашыгыч ярдәм машинасында Казанга алып киттеләр.

Олыларын Казанга илткәндә, кечкенәсен әбисендә калдырып торган идем, 7 нчедә шалтыратты әби - коса дип. Соңгы көннәрдә бакчага барганы юк иде, аңа абыйсы белән апайсыннан йоккан диләр. Анысын да башта Арчага алып бардым, аннары Казанга илттем. Кечкенәсенең хәле тагы да авыррак иде, Арчага алып менгәндә үк аңнарын да югалтып алды, иреннәре зәңгәрләнә башлаган иде инде. Арчада тиз генә система куйдылар, Казанда да иртәнгә кадәр капельница астында яткан. Хәзер төгәл сәбәбен тикшерү генә әйтә ала инде. Ике тәүлек йоклаган юк. Тез буыннарым һаман калтырый әле, болай курыккан юк иде, - ди Ранил абый.

Аның әйтүенчә, кечкенәсе дә авыргач, 100 процент ризыктан гына дип тә әйтеп булмый. Балалар бакчасы белән мәктәп янәшә урнашкан, ризык әзерләү шул ук бер ашханәдә. Тик Шакирҗановларның төпчекләре өч атна бакчага йөрмәгән, шуңа аны бакчадагы ризыктан агуланган дип әйтеп булмый.

- Безгә җыелышта бер кешедән икенчесенә күчә торган кизү дип аңлаттылар. Табиблар кечкенәсенә абыйсы белән апасыннан йоккан диләр. Без инде хәзер исән-сау тазарсыннар, ахыры әйбәт тәмамлансын, дибез. Ә ашатуга килгәндә, шәхсән миңа балаларның кайтып зарланганы булмады, ди гаилә башлыгы.

Гөлнара Мөхәммәтханованың кызы - 4 сыйныфта укучы 11 яшьлек Алинәне Казан хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасында алып барганнар.

- Ул шимбә көнне мәктәптән кайтты да, чаңгыга чыгып керәм, диде. Кайтуга, "әни, бу кырыем авырта" дип, ашказан кырыен күрсәткән иде инде ул. Ашханәдә алар омлет ашаган, чәй эчкән булган. Мин кизү эләккәндер дип уйладым. Шуннан озак тормады, керде дә коса башлады. Бер 3-4 тапкыр косты, 11 ләр тирәсендә "алып менегез әле күрсәтергә" дип, мәктәптән шалтыраттылар. Сыйныф җитәкчесе шалтыратып, "уен эш түгел, бөтен кеше Арчага алып менә башлады" диде. Арчага китергәч, хәле авырайды, шундук система куйдылар. Температурасы 38,2 булды. Олы балама 14 яшь, кечкенәсе 3 яшьтә, аларны да күзәтеп торам инде хәзер. Аларга да 5-7 көндә күчәргә мөмкин, диделәр.

Бу беренче тапкыр, шок хәлендә без. Үзебездә дә ул-бу сизелмиме дип шикләнәбез. Күңелгә шөбһә оялады, кайчак күңелләр болганган кебек, дип сөйли әниләр.

Балалар омлеттан сасы ис килә дип әйткән булган

Тагын бер гаиләнең (исем-фамилияләрен әйтмәүне сорадылар) 4 сыйныфта укучы кызлары авырган.

- Шимбә көнне дәрес хәзерләргә утырган җиреннән аңын югалткан кебек була башлады. Мин инде дәрестән соң алҗыйдыр дип уйладым башта. Бераз ял ит дидем, ул арада коса да башлады. Туктамады, катлы-кабат косты. Аннары берзаман 39 га менде температурасы. 40 та тапкан балам бит ул минем, куркуга калдым. Башта Арчага, аннары Казанга илттек. Хәзер инде хәл керә.

Ул көнне омлетны бер генә каптым диде. Ул гомумән анда бик теләп ашый дип әйтмәс идем. Ризыкны салкын диләр, сосисканы тары боткасына болгатып бирәләр. Чәч тә чыккалый ризыктан, - ди әни кеше.

Кәүсәрия апа Исмәгыйлева белән бер түбә астында яшәүче 4 кеше бүген хастаханәдә, табиблар күзәтүендә.

- Оныгым Казанда, килен һәм ике кызым Кенәрдә дәвалана. Онык җомга көнне үк эчем авырта дип кайтты. Аны башта аппендицит дип шикләнеп, Арча хастаханәсенә салдылар. Аннары икенче көнне 9 һәм 6 сыйныфларда укый торган кызларым авырый башлады. Башка балалар белән оныкны да Казанга алып киттеләр. Күрәсең, аны озатып йөргәндә, килен дә йоктырган. Безгә дә "эчләрегез авыртса, косасыгыз килсә, эчегез китсә, шундук хастаханәгә менегез" дип әйтеп чыктылар. Әле бүген өйләргә кереп, дезинфекция ясап йөриләр, - дип сөйләде Кәүсәрия апа.

Фельдшерны эш урынында күрә алмадык. Аның Санэпидемстанция хезмәткәре белән хуҗалыкларга кереп йөрүен Чулпан ханым да раслады. Җыелыштан соң алар урын-җирләрне, савыт-сабаларны хлор белән эшкәртеп йөргән. Аның 6 сыйныфта укучы олы улы Рузәлгә берни булмаган, ә 2 сыйныфта укучы улы Руслан хастаханәгә эләккән.

- Бүгенге көнгә хәл керә башлады инде улыма, ди Чулпан ханым.

Республика клиник инфекция хастаханәсендә хәзергә 30 бала һәм 1 өлкән кеше ята. сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, 22 баланың хәле канәгатьләнерлек. Тагын 9 бала Арча район хастаханәсендә ята. Казан һәм Арча хастаханәләрендә барлыгы 42 пациент норовирустан дәвалана: 39 бала һәм 2 өлкән кеше.

Киленем тере мәет кебек кайтты

Күршедәге Көтек авылында яшәүче пешекче Рәмзия апаны да эзләп барырга булдык. Өендә үзе булмаса да, кайнанасы безнең белән сөйләшүгә каршы булмады. Ул балалар авыруның сәбәбе ризыктан икәнлегенә ышанмый.

- Көек дигән авылда да гаиләләре белән яталар. Ул үзе бер көннән артык бармый, бик каты костыра инде ул, бик каты авырталар аның белән. Бер ай гына түгел инде бу кизү кузгалганына. Нинди Казанбашта гына булсын ул? Нәрсәгә шулай зурдан куптылар - аңламыйм. Балаларның хәле ярыйсы дип шалтыраталар, ә телевидениедән авыр хәлдә дип сөйлиләр, - дип гаҗәпләнә әңгәмәдәш.

Аның әйтүенчә, ашханәдә тентү уздыруны килене Рәмзия бик авыр кичергән. Ул инде мәктәптә пешекче булып 4-5 ел эшли икән. Моңарчы мондый хәл булганы юк иде, ди.

- Авыртуга сабышты бит килен. Курыктым мин ул кайтып керүгә. Күзләре куркынган иде, кешегә шул тамаша удар ясыйлармы икән, дидем. Менә кайтып керде тере мәет шикелле. Кайтты да, өстәлгә капланып елый да башлады. Котларым алынды, юатырга тырыштым үзен, - дип сөйли пешекченең кайнанасы.

Бүген исә ата-аналар дөреслекне эзли. Төгәл сәбәбен ачыклап, бүтән мондый хәл кабатланмасын өчен чарасын күрсеннәр иде, дигән теләктә алар. Шулай да, гаепне ата-аналарның үзләреннән эзләргә тырышуларына үпкә дә белдерделәр.

- Бүген җыелышка чакырдылар, бездән допрос алалар - өйдә нәрсә ашатасыз, дип берәм-берәм чакырып, кәгазь яздыралар, дип гарьләнә алар.

Куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозып, хезмәт күрсәткән өчен җинаять эше кузгатылган. Мәктәпкә продукция китерә торган оешмада тикшерүчеләр тентү уздырган.Мәктәпкә сыйфатсыз ризыкларны китерүгә чик куймаган Арча Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре эшенә Тикшерү бәя бирәчәк.

Искәртеп үтик, 10 һәм 11 февральдә Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә Казанбаш авылы төп мәктәбенең 1-9 сыйныфларының 36 укучысы һәм ике олы кеше китерелә. Зыян күрүчеләргә кискен эчәк инфекциясе диагнозы куела. Хәзерге вакытта Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә 30 бала дәвалана, тагын 9 бала Кенәр хастаханәсендә. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә дип белдерде. Министр әйтүенчә, атна дәвамында балалар тулысынча тернәкләнер, дип көтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу якшәмбедә ашыгыч рәвештә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм хәл итү комиссиясе җыелышын үткәрергә йөкләмә бирде. Аны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигмәтуллин җитәкли.

Тикшерүләрне Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков шәхсән үз контроленә алган.

Арча районара тикшерү бүлегенә, гаебен танып, Казанбаш мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин мөрәҗәгать иткәне билгеле булды. Ул балаларны ашатуны оештыруда хилафлыклар турында хәбәр итеп, тикшерү белән хезмәттәшлеккә әзер булуы турында белдергән. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина балаларның күпләп авыртуының сәбәпләренә ачыклык кертергә тырышты. «Мәктәптә төрле хилафлыклар ачыкланган. Алар санитария-дезинфекция режимы, хезмәткәрләрнең шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәвенә кагыла. Биредә эшләүчеләрнең тиешле күләмдә медицина тикшерүен барысы да узмаган. Шулай ук кирәк-яракны куллану тәртибе бозылган: әзер һәм чи продуктларны ваклау өчен бер үк инвентарь кулланылган. Аш пешерүчеләрнең берсе авырып киткән һәм чәршәмбедән эшкә чыкмаган, аны ризык әзерләүдә катнашырга тиешле булмаган кухня эшчесе алыштырган. Персоналны тикшергән вакытта, ике хезмәткәрдә (аш пешерүчене дә кертеп) норовирус табылды», - дип искәрткән.

Казанбаш мәктәбендә җомгага кадәр дәресләр булмаячак, ашханәне ябу турындагы материаллар Арча район судына тапшырылган. Вазифаи затларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк. Алар 70 мең сум күләмендә штрафкатартылырга мөмкин.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев