Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан тирәсендәге начар ис бетереләчәк

Казан мэры Илсур Метшин 29 ноябрьдә "Водоканал" предприятиесенең шәһәрдән җыелган канализация суларын биологик чистарту корылмасын караганда "сасы исне бөтенләйгә онытырбыз" диде. Отар бистәсендә яшәүчеләр бу вәгъдәгә 2018 елның май аена кадәр ышанмаслар әле, мөгаен.

Ни өчен май аена кадәр? Канализация суларын чистартучы 25 бетон чокырны киләсе елның язына капкач белән тулысынча томалау һәм әлеге чокырлар өстенә һава сафландыручы механизмнар урнаштыру бурычы куелган. Биредәге сигезенче санлы чокыр-камераны инде томаларга керешкәннәр.

- Чистарту корылмасы шәһәр хуҗалыгының күптәнге баш бәласе иде, - дип, фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. - Проблема күптәнге дә һәм чишелеше безнең өчен кыйбат та иде. Татарстан Президенты катнашында берничә киңәшмә үткәрелде. Россиядәге һәм БДБ илләрендәге тәҗрибәнең иң яхшы үрнәкләрен сайлап алдык. Бу сасы исне, кызганычка каршы, Победилово бистәсендә яшәүчеләр генә түгел, Идел буе районындагылар да тоя. Авыр ис кайчак шәһәр үзәгенә дә килеп җитә. Чистарту корылмасы илле ел элек төзелгән. Ул вакытта шәһәр шулкадәр зураер, дип, уйламаганнар. Иң мөһиме - чишелеш табылды. Ярты елда эшне сыйфатлы итеп башкарып чыгарга һәм сасы исне бөтенләйгә онытырга.

Канализация чокырларын капкач белән каплау һәм җиһазландыру эшләре 573 миллион сумга төшәчәк. Акчаның 326 миллион сумы - республика, ә 203 миллион сумы Казан бюджетыннан билгеләнгән. "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесе 44 миллион сумны үз кесәсеннән чыгара.

"Водоканал" предприятиесе директоры Андрей Егоров таныштырганча, чистарту корылмасы тәүлек саен 350 мең кубометр канализация сулары кабул итә. Канализация суларын чистартканнан соң, чокырлар төбендә тәүлек саен 2500 кубометр ләм утырып кала. Әлеге калдык дистә еллар дәвамында Отары бистәсе янындагы кырга туплап барылган.

- Ләмне термомеханик эшкәртү цехы төзүгә керешәбез. Проект үзебезнең предприятие хисабына гамәлгә ашырылачак. Цехны киләсе елда төзеп чыгарга ниятлибез. Отар бистәсе янындагы кырдагы ләм бетереләчәк. Эшкәртелгән ләм туфрак сыйфатында карьерларны һәм полигоннарда көнкүреш калдыкларын томалауда файдаланылачак, - диде Андрей Егоров.

Казанда 2019 елдан Отар бистәсе янындагы кырга ләм түгү туктатыла.

http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-tirsendge-nachar-is-beterelchk

Дамир Бәдриев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев