Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан шәһәр Думасы QR-кодларны гамәлдән чыгару турындагы тәкъдимне карамаска булды

Бу мәсьәләне комиссияләрдә тикшерергә, яхшылап өйрәнергә һәм табиблар, Роспотребнадзор вәкилләренең фикерләрен тыңларга кирәк, дип искәртте Илсур Метшин.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан шәһәр Думасы бүгенге сессиядә бер фракциядән килгән, транспортта һәм җәмәгать урыннарында QR-кодларны гамәлдән чыгаруга бәйле мәсьәләне карамаска булды. Әлеге мәсьәлә белгечләр, шул исәптән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) вәкилләре тарафыннан җентекләп өйрәнүне һәм анализлауны таләп итә, дип искәртте Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин.

Утырыш башланыр алдыннан КПРФ вәкиленнән шәһәрнең җәмәгать транспортында һәм иҗтимагый киңлекләрдә QR-кодларны гамәлгә чыгару турында ТР Хөкүмәте адресына Казан шәһәр Думасы мөрәҗәгатен әзерләүне көн тәртибенә кертүгә бәйле тәкъдим килде. Әмма депутатларның күпчелеге әлеге инициативаны кире какты.

«Әлеге таләпләр ТР Хөкүмәте карары һәм коронавируска каршы көрәш буенча төбәк штабы тәкъдимнәре кысаларында гамәлгә ашырыла. Шунлыктан бу мәсьәләне комиссияләрдә тикшерергә, яхшылап өйрәнергә һәм табиблар, Роспотребнадзор вәкилләренең фикерләрен тыңларга кирәк. Шуннан соң инде депутатлар каравына тапшырырга мөмкин», — дип искәртте Илсур Метшин.

Шул ук вакытта, мэр QR-кодларга бәйле мәсьәләнең бик кискен торуын һәм җәмгыятьтә аның хакында актив фикер алышулар үткәрелүен әйтте. Шулай да әлеге чикләүләрнең төп максаты — кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау, шунлыктан бу тема бик җитди мөнәсәбәт таләп итә, дип сүзен төгәлләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев