Реклама
Юл-транспорт һәлакәте Казан - Шәмәрдән юлының 49нчы чакрымында булган.
Питрәч районында Казан - Шәмәрдән юлының 49нчы чакрымында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Хәбәр Питрәч районының 112 экстрен хезмәте номерына кичә 9 сәгать 14 минутта алынган. Урынга "Ленино-Кокушкино" посты хезмәткәрләре чыккан. Ачыкланганча, "КИА Спектр" һәм "Лада Калина" автомобильләре бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә "КИА Спектр"ның 21 яшьлек йөртүчесе һәм "Лада Калина"ның ике пассажиры - 5 һәм 61 яшьлекләр зыян күргән. Коткаручылар аларны автомобильләрдән чыгарып, медиклар кулына тапшырган һәм алар Питрәч үзәк хастаханәсенә озатылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янып китмәсен өчен машиналарның аккумуляторын сүндергән.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз