Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан кызы Альмира озын чәч үстерү серләрен ача

Казан кызы Альмира Хәкимуллинаның чәч озынлыгы — 95 см. Үсмер чагында кыска чәч кызыктырса да, әтисе озын толымлы кызларны яраткач, үстерергә булган.

— Әтием кисәргә, буярга рөхсәт итмәде. Аннан соң озын толымлы булу үземә дә ошый башлады. Татар кызларына озын чәч бик килешә бит. Бигрәк тә ике толымга үреп йөрергә яратам, — ди ул.
 
Альмира Казан дәүләт медицина университетында теш табибы белгечлеге буенча белем ала. “Озын чәч табибларга да бик килешә, аларны бизи”, — ди кыз. 
 
 
— Чәчемне гел җыеп йөрим, шулай күнеккәнмен. Йә үрәм, йә “койрык” ясап, кыстырып куям. Берәр чарага барганда таратам. Чәчемне кечкенә чактан ук үстергәннәр. IX сыйныфта 25 cм кискән идем, үкендем. Шуннан елга ике тапкыр очларын гына тигезлим. Көндәлектә хуш исле майлар, кыш көне салкыннан саклый торган спрейлар (“Estel” яки “Olson”) сөртәм. Көзен, язын А, Е, Д витаминнары кергән майлар сылыйм. Аларның файдасы күп. Витаминнар чәчне ныгыта, коелудан саклый, шома һәм ялтырый торган итә. Озын һәм сәламәт чәч үстерергә хыялланучы кызлар фен-плойкаларны еш кулланмасын, — дип киңәш итә Альмира Хәкимуллина. 
 
 
 
 

Фото: https://vk.com/irekmaydani

Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев