Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан халкы тоннадан артык чыршыны кәҗәләргә азыкка тапшырган

Барлык җыелган чыршылар Биектау районындагы Шеланга авылына Морат Сираҗин фермер хуҗалыгына тапшырылган.

Казан халкы тоннадан артык чыршыны кәҗәләргә азыкка тапшырган. Бу хакта Идел буе экология компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Татарстанда чыршы тапшыру буенча ике кабул итү пункты эшли башлады. Аның берсе Гадел Кутуй урамында, икенчесе - сәүдә нокталарының берсендә урнашкан.

Барлык җыелган чыршылар Биектау районындагы Шеланга авылына Морат Сираҗин фермер хуҗалыгына тапшырылган.

Кышын йорт хайваннары яшел азыктан мәхрүм. Шунлыктан кәҗәләргә чыршылар бик урынлы булып чыкты, дип җиткергән Сираҗин. Кәҗәләр аның энәләрен дә, кайрысын да ашый. Фермер калган өлешен ваклап, он ясый. Он исә витамин буларак тавык, каз, үрдәкләр ризыгына кушыла.

Фото: Михаил Захаров

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев