Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан гимназиясендә атыш оештыручыга арест срогын озайттылар

Татарстанның Югары суды 175 нче гимназиядә атыш оештыручыга чик кую чарасын озайту турында тикшерүнең ходатайствосын карады. Аеруча мөһим эшләр буенча берьюлы ике тикшерүче гаепләнүчене СИЗОда калдыру үтенече белән судка мөрәҗәгать иткән.

Утырыш башында тикшерү судтан әлеге процессны ябык режимда уздыруны, залдан чит кешеләрне, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә чыгарып җибәрүне сорады. Бу үтенечне зыян күрүчеләр – һәлак булган укучыларның әти-әниләре дә хуплады. Гаепләнүче каршы килмәде.

«Миңа барыбер», – дип җавап бирде ул судка.

Ачыкланганча, гаепләнүче эш томнары белән танышырга өлгермәгән. Хәзерге вакытта ул аларның яртысын – 300 томның 148ен генә өйрәнгән. Шул сәбәпле тикшерү судтан гаепләнүчене тагын өч айга сак астында калдыруны сорады.

«Гаепләнүче аеруча авыр җинаять кылды, шуңа күрә судтан һәм тикшерүдән качарга мөмкин», - диде тикшерүчеләр.

Суд кыска вакыт эчендә карар кабул итте. Гаепләнүче тагын өч ай, 11 ноябрьгә кадәр, СИЗОДа калачак.

Искәртеп үтик, фаҗига узган елның маенда булды. Бу кеше мәктәпкә кереп, атыш оештырды. Нәтиҗәдә тугыз кеше – ике укытучы һәм җиде укучы һәлак булды.

Аңа ахыргы гаепне узган елның декабрендә белдерделәр. Аны үз акылында дип таптылар. Әлеге эш буенча 600 кеше зыян күрүче дип исәпләнә.

 

Фото: Елена Сәлахова

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев