Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан федераль университетының бүлек мөдире операция өчен акча таләп иткән

Әлеге очракка карата "мошенниклык" һәм "мошенниклыкка омтылу" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Казан федераль университетының бүлек мөдире операция өчен законсыз 10 мең сум ришвәт алуда гаепләнә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Тикшерүчеләр гаепләнүченең узган елның 25 сентябрендә ясалган операция өчен пациенттан10 мең сум акча сораганын ачыклый. Операциянең Мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан түләнүен белә торып, ул акча таләп иткән. Ришвәт алуның бу бердәнбер очрагы түгел. Тагын өч пациент табибка 10ар мең сум акча биргән.

Тагын бер авыруга табиб берничә операция кирәк булачагы турында әйтә. Аларның һәркайсы өчен 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр акча, барлыгы 40 мең сум сорый. Акча алган вакытта табибны хокук сакчылары тоткарлый. Тикшерүчеләр шулай ук бер пациентның операция өчен түләмәгәнен дә ачыклый.

Реклама

Әлеге фактлар буенча "мошенниклык" һәм "мошенниклыкка омтылу" маддәләре буенча эшләр кузгатылган. Шикләнелүче, гаебен танып, 40 мең сум акчаны кайтара. Ул китергән мораль зыян 27 мең сум күләмендә бәяләнә, табиб бу акчаны да түли. Хәзер табибның акча счетларына һәм торак мәйданына арест салынган. Бу банк счетларында - 5 млн сумнан артык, 5 мең евродан артык һәм 1 мең АКШ долларыннан артык акча. Җинаять эше, карау өчен, Вахитов районы судына юлланган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев