Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Казан егетләре"ннән Айдар Әгъләмов хатыны турында: "Без танышканда Камилла мәктәпне генә тәмамлап килә иде..."

Камилла аралаша башлаганда нинди иде, һаман да шундый, чын. Төс-кыяфәте ягыннан да башкаларга охшамаган, икенче төрле экзотик чибәр, дип тәмләп сөйләде Айдар үзенең сөйгәне турында Интертатка.

- Айдар, әллә концерт куярга барган җирдән генә никах укытып кайттың инде?

- Юк, киресенчә. Барысын да алдан планлаштырып эшләдем. Бер атна элек Камиллага тәкъдим ясадым. Ризалашты. Шуннан соң әти-әниләргә хәбәр иттек, озакка сузмыйча никах көнен билгеләп, Ырынбурга кайтып киттек. 11 июль көнне көндез никах укыттык, кичен "Казан егетләре" төркеме белән шаулатып концерт куеп, Ырынбур халкына бәйрәм ясадык.

- Хәләл җефетең белән таныштыр инде, бик яшь күренә...

- Камилла мишәр тамырлы Ырынбур татары. Ул миннән 10 яшькә кечерәк. Аңа хәзер 21, ә миңа 31 яшь. Без танышканда әле мәктәпне генә тәмамлап килә иде (елмая).

- Яшь аермагыз зур икән. Картлык сиңа иртәрәк киләчәк, куркытмыймы?

- Картаю процессы ирләрдә әкренрәк бара бит. Шулай булгач, киресенчә, 40та тигезләшәбез генә әле (көлә).

- Камилла белән озак очрашып йөрдегезме соң?

- 3-4 ел тирәсе.

- Эшлиме, укыймы?

- Мәдәният һәм сәнгать институтының 4 курсында укый. Ул да сәнгать кешесе.

-Айдар, сер түгел, син бик сайлана торган егет, сиңа ярарга авыр. Әйт әле, Камилла нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте?

- Иң беренче гадилеге белән. Үзеннән әллә кем ясап, борын чөеп йөргән кызларны гомергә яратмадым. Камилла аралаша башлаганда нинди иде, һаман да шундый, чын. Төс-кыяфәте ягыннан да башкаларга охшамаган, икенче төрле экзотик чибәрлек хас аңа.

Реклама

- Бар яклап та тикшердеңме соң, пешерә беләме?

- Бик тәмле пешерә. Бер юлы ашыйсым килә дигән сәбәп табып, аңа кунакка килдем, үзем әнисе белән телефоннан сөйләшкәнен күзәтеп утырам. Олыны олы итә белә торган, кешелекле бала икәнен шуннан аңладым. Өе дә чиста, бар җирдә тәртип, һәр нәрсә урынында, үзе гел елмаеп тора. Урыслар янында яшәсә дә, татар мәктәбен тәмамлаган, мәчеткә йөреп дини белем алган. Кыскасы, булачак балаларымның әнисен нәкъ шундый итеп күз алдына китергән идем мин (елмая).

- Нинди телдә аралашасыз?

- Өйдә татарча сөйләшәбез. Әти-әнисе белән дә татар телендә аралаша.

- Туй кайчан була?

- Көз көне.

- Кайда яшәячәксез?

- Казанда.

- Айдар, син бәхетлеме?

- Без бик бәхетле. Бөтен кешеләр дә яратып һәм яратылып яшәсеннәр иде. Мәхәббәт булган җирдә байлык та, саулык та була диләр. Матур торыйк, елмаеп яшик, һәркем бәхетле булсын!

 

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: instagram.com/aydar_aaa

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев