Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан астында бәрелешүдән машиналар янган (ВИДЕО)

М7 трассасында бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

М7 трассасының 822 чакрымындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр бердәм 112 бердәм номерына алынган.

 
Беренчел мәгълүматлар буенча, юлда йөк машинасы ватылган. Аңа ярдәмгә икенчесе килгән. Шул вакытта аларга бер йөк машинасы килеп бәрелгән, дип яза агентлык.
 
Бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан. Гадәттән тыш хәл урынында 71,122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшләгән.
 
Һәлакәттә машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган. Тагын бер кеше зыян күргән.
 
 

 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев