Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан – Арча юлында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны аэростаттан күзәтәләр

Коркачы бистәсе районындагы һәлакәтле юл - юл-патруль хезмәте инспекторларының ныклы күзәтүендә.

Казан - Арча юлында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны аэростаттан күзәтәләр. Анда дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейды уза.

Аэростат Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән. Камераның күзәтү радиусы өч километр чамасы, бер генә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучы да күз уңыннан читтә калмачак, дип белдерәләр.

Бүген тиешсез урында обгонга чыгучылар аеруча игътибарга алыначак.

"Казан - Арча юлы аеруча куркыныч юл участогы, монда юл-транспорт һәлакәте еш булып тора", - дип белдерә Татарстан Росгвардиясенең авиация идарә технигы Дамир Гомәров.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре аэростат ярдәмендә Казан - Оренбург юлының кыен өлешен контрольдә тоткан.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев