Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан аэропортында ашыгыч рәвештә пассажир самолеты төшеп утырган

Улан-Удэдан Мәскәүгә оча торган самолет "Сибирь" авиакомпаниясенә карый.

Казан аэропортында Улан-Удэдан Мәскәүгә оча торган Boeing 737-800 самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырган.

Әлеге хәл кичә кич - 22.37 сәгатьтә булган, дип хәюәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. "Сибирь" авиакомпаниясенә караган самолеттагы бер пассжирның хәле начарланган һәм экипаж Казан аэропортында ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган.

1989 елгы пассажир хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Самолет маршрут буенча юлын 0.03 сәгатьтә дәвам иткән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/13/152189/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев