Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан 2025 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк

Бу турыдагы карар Халыкара йөзү федерациясе бюросы утырышында кабул ителде.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казан тарихта икенче тапкыр Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Ярышлар Татарстан башкаласында 2025 елда узачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Бу карар Халыкара йөзү федерациясе бюросы утырышында кабул ителде. 2027 елгы ярышлар Будапештта узачак.

Татарстан башкаласы беренче тапкыр 2015 елда ярышларны кабул итте. «Бу ун елдан соң матур тарих булыр иде», — диде Татарстан спорт министры Владимир Леонов журналистларга карар кабул ителгәнче.

Моннан тыш, Казан 2023 елда Катар урынына дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер. «Катарның Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан җитди йөкләнеш бар, без моны күрәбез. Аларда 2023 елда дзюдо буенча дөнья чемпионаты һәм 2023 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру - бу инде артык булыр иде. Бездә барлык инфраструктура әзер һәм без дөнья чемпионатын иртәгә үк уздырырга әзер», — дип билгеләп үтте Владимир Леонов.

Татарстан башкаласы шулай ук 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк, 2021 елда шул ук төр буенча Европа чемпионатын, 2022 елда исә Европа комплекслы чемпионаты кысаларында йөзү һәм ишү буенча ярышлар уздырырга дәгъва итә.

 

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев