Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казахстанда күпләп кеше үлеменә китергән һәлакәтнең сәбәпләре аталды

52 кеше үзгәртеп корылган тәрәзәләр, бикләнеп калган ишекләр һәм бакларда ягулыкның күп булуы аркасында салоннан чыга алмаган.

Казахстанның Актүбә өлкәсе юлында янган автобустан бикләнеп калган ишекләр чыгарга мөмкинлек бирмәгән. Бу хакта "Казахстан Sputnik" агентлыгына Актүбә өлкәсе Эчке сәясәт идарәсе хезмәткәре Виталий Синев җиткергән.

Аның мәгълүматлары буенча, автобус туктагач йөртүчеләре аннан тиз арада чыккан, ә пассажирлар ян яктагы ишеккә ыргылган, әмма ул бикләнеп калган. Шулай ук автобус бакларында ягулыкның күп булуы, тәрәзәләрнең үзгәртеп корылган булуы кешеләргә ашыгыч рәвештә чыгу җаен калдырмаган.

Беренчел фаразлар буенча, янгын автобуста кыска ялганыш аркасында килеп чыккан, дип җиткергән Актүбә өлкәсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Кайбер шаһитлар сүзләренчә, автобуста пассажирлар утлы лампа ярдәмендә җылынмакчы булган. Бензин канистры түгелеп, аңа лампадан ут капкан, дип фаразлыйлар.

Фото: пресс-служба КЧС Казахстана

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев