Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайтып керерсең кебек, әни...

Каенанам үлеп китте. Кинәт. Больницада. Врачлар кулында. Инде ике ай вакыт үтсә дә, бу куркыныч хәлгә әле дә булса ышана алмыйбыз. Күңелдә әле давыл куба, әле яңгыр коя...

Үпкә, үкенеч, сагыш, юксыну... Больницада дәваланучы кеше ничек үлеп китә ала инде? Яхшылап карамадылармы, дөрес дәваламадылармы? Әллә үзебезнең игътибар җитмәдеме? Инде күптән кан басымыннан интегүче әниебез соңгы вакытта бигрәк зарланды бит. Казанга алып китеп, заманча медицина үзәкләрендә тикшертсәк, әллә гомерен озынайтып булыр идеме? Үкенечле, җавапсыз сораулар гына калды...
Бу үлем безне аңгыйрайтты да, айнытып та җибәрде. Һәрберебез өчен борчылып яшәүче әни, шәһәрдән без кайтканны шатланып көтеп торып, табын тутырып тәмле камыр ризыклары пешереп, шулпам кайнаган, хәзер үзем кискән токмачны гына салам яки пилмәнне генә кайнатып-күпертеп алам дип, өстәл янында һаман биеп йөрер кебек иде. Чылтыраткач: "Хәлләрегез ничек соң? Балалар авырмыймы? Без картлар инде, сез авырый күрмәгез", - дияр, һәрвакыттагыча, оныклары турында шулкадәр яратып сорашыр, йортка яңа әйбер алганны яки матур яңалык барын белсә, сабый баладай куаныр иде. Эчкерсез шатлана белә, һаман кемне дә булса мактый иде ул.
Мин олы улымны тудырып, кунакка кайткач: "Төне буе бала имезәсең, эчәселәрең киләдер", - дип, яткан урыныма иртә таңда җимешләр салып, сөтле чәй китерә иде. Яраткан кечкенә улының улы булгангамы, беренче улыбыз өчен өзелеп төшә иде инде. Аны кулына күтәреп сөюләре, улыбыз бераз зуррак үскәч, елап калмасын дип, без шәһәргә киткәндә әти белән бергәләп аны качырып алып калулары, аннан, велосипед артыннан этеп, урам буйлап улыбызны сәпидтә йөрергә өйрәтүләре... Икенче улыбыз тугач, аның өчен дә өзелеп тора башлады. Хәле бармы-юкмы, авырып торамы - бернигә карамыйча барлык оныкларына оекбашлар бәйли, алар яраткан ризыкларны әзерләп куя иде. "Без балаларга бервакытта да сукмадык, кычкырмадык, сез дә матур гына аңлатыгыз, үзара да бөтен нәрсәне тыныч кына хәл итегез", - дип өйрәтә иде.
Нәрсә генә эшләсәң дә, әзерләсәң дә: "Карале, әйбәт булган, бик тәмле булган!" - дип, ихлас мактый иде. Мәктәптә маляр булып та эшләгәнгә, әниебез йорт-җирне төзек тотуга аеруча игътибарлы иде. Без кайткан вакытка өйнең берәр җирен, йә капканы яки койманы буяп, яңартып куйган була, шуңа игътибар иткәнне, эшен күрә белгәнне, әй, ярата, күңеле була иде! Бәйләргә, тегәргә, аш-суга да искиткеч оста, хуҗалык эшенә кагылышлы кайда нинди яңалык күрә, өйдә шуны эшләп карый, бөтен нәрсә белән кызыксына иде. Бервакыт Казаннан соң гына кайтып керсәк, кухняга пешкән балык исе таратып, әни скумбрия балыгыннан кышка салат кайнатып ята. Кайнар плитә янында торып хәлләре беткән, мескенкәйнең. "Хәзер шулай ясыйлар икән, бик тәмле була диләр", - ди. Салатны бергә ясап, ябып бетердек. Шуның күпмесен генә үзе ашады икән ул: һаман да шул безгә - балаларга дип тырышуы бит инде... Шуңа ачык мисал. Бервакыт әни белән РКБда тикшеренеп йөрергә туры килде.
Белгеч бүлмәсендә утырабыз, яшь кенә врач хатын нәрсәдер яза да яза. Аның өстәле янында утырган әни шулчак миңа борылды да: "Бәрәңгегез бармы соң әле?" - дип сорап куйды. "Бар, бар, әни", - дидем, көлеп.
Әни зәңгәр төсне, ачык, матур чәчәкле әйберләр ярата иде. "Мин сезгә ала белмим, үзең берәр нәрсә сайлап ал, яме, бик матурны ал!" - дип, туган көннәрне, бәйрәмнәрне һич игътибарсыз калдырмый иде.
"Әтиегез бигрәк нечкә күңелле инде, киноларны, "Жди меня"ларны караганда елап утыра", - дисә дә, әни үзе дә бик йомшак иде. "Фәрит үлеп китте бит, бик яшь иде әле, 44 яшендә генә, 11 яшьлек улы кешегә күрсәтмичә генә, сарайга чыгып елый икән, жәлләп үләм шул баланы", - дип, елый-елый сөйләгән иде. "Хәлен белим дип, телсез калып, урында ятучы фәлән апаңнарга барган идем, ялангач ята, ии, жәлләдем, туңа бит инде ул мескен, әйтергә теле генә юк дип, йөрәгем елап кайттым шуннан", "Фәләннәрдә студент малай тора, авырып киткән, кызгандым инде үзен, терелтим дип тырышырга әти-әнисе юк бит янында", - дип, ярдәмгә мохтаҗ һәркем өчен ут йотып йөри иде. Чыннан да, ничек түзсен ул йөрәк? "Обширный инфаркт", - дип аңлаттылар табиблар әнинең үлем сәбәбен. Каената-әти: "Ышанмыйм, әле әбәткә кадәр генә телефоннан сөйләштем үзе белән, алты көннән кайтам дип әйтте", - диде. Ышанырлык түгел иде шул: төшкә кадәр күпме туганнары, якыннары белән сөйләшкән, ашаган-эчкән, ә төштән соң...
77 яшь тулып, 7 көн яшәгән әни Рамазан аенда китте. Тормышлар җайлангач кына, әле тигез картлыкта шатланып, рәхәтләнеп кенә яшәр вакытта... Әти өчен, өч баласы, кияве, киленнәре, оныклары, оныкчыклары, туганнары - һәрберебез өчен янып яшәгән әниебезнең йөрәге шартлады. Барыбыз да кешечә, кешелекле яшәп, ул йөрәккә авырлык китермәскә тырышсак та, саклап кала алмадык. Әнинең әйбәт кеше булуын исбатлаучы тагын бер зур күрсәткеч: аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Җылы сүзе белән булса да һәркемгә яхшылыгы тигәндер.
Хәзер безне елмаеп каршы алучы әни юк, ул бизәп-матурлап торган моңсу йортта канаты кинәт шартлап сынган ялгыз әти каршы ала, капка төбендә таягына таянып, без күздән югалганчы озатып кала. Ходай аңа саулык, сабырлык бирсен иде берүк. Бакчада күбесенчә әни утырткан яшелчә гөрләп үсә - вафатыннан соң да якыннарын ризыкландырып калдырды. Аның бу дөньяда инде юклыгын һич кабул итә алмыйбыз, каядыр чыгып кына киткән дә: "Әй, бәбекәчләрем, кайттыгызмы?" - дип, елмаеп балкып килеп керер кебек...
Әни бик рәхмәтле кеше иде. Юк кына яхшылык өчен дә рәхмәт әйтә, гади итеп кенә түгел: "Алланың изге рәхмәте булсын!" - дип тели иде. Үзең кебек әйтик әле, безгә кылган барлык яхшылыкларың өчен Аллаһның изге рәхмәте булсын сиңа, әни! Тыныч йокла, рухың шат, урының җәннәттә булсын, бәхил бул!
Н.ЗАҺИДУЛЛИНА. Казан.

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     

    Реклама

    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев