Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайтмады шул безнең әтиләр

Без, сугыш чоры балалары, әтисез, ятим үстек. Шуңа, Җиңү көне җиткәндә, йөрәк кысылып куя, күргән авырлыклар бүгенгедәй яңара. Әниләрне дә: "Ничекләр түзде икән?" - дип искә алабыз. Әтием Мөхәммәтхан Ногман улы Ногманов Оетта авыл Советы рәисе булган. Сабага эш белән барган җиреннән сугышка алып Шәмәрдәнгә озатканнар, шул китүдән кайтмады. Әни,...

Миңа сугыш беткәндә 5 яшь иде. Төннәрен бомбардировщик тавышына куркып уянганнарны хәтерлим. Чыра яндырсак, тәрәзәләрне каплап бетерә идек. Ачлык, хәерчелек сугыш беткәч тә күп елларга кадәр барды әле. Җиде яшемдә шәл бәйләргә өйрәндем, аны Теләче базарына илтеп сата идек. Миндә әтинең 2 хаты саклана. "1941 елның 14 декабрендә Кубандуктан китеп, 28 декабрьдә фронтка кереп, 1 январьда яраланып чыктым. Барабичи дигән шәһәргә госпитальгә кайтардылар. 26 январьда чыгып, 2 февральдә яңадан Новгород юнәлешендә фронтка якын килеп туктадык, 3 февральдә сугышка кереп, 10ысында исән-сау чыктым",- дип язган. Шуннан соң бүтән хаты килмәгән. Мин әтине эзләтеп тә карадым, "Хәтер китабы" редакциясе белән берничә тапкыр хат та алыштык, файдасы булмады.

Ә менә ирем Рәфыйкның әтисе Мәгъсүмҗан Шакиров хәзер каберендә рухы шат булып, тыныч йоклый аладыр дип уйлыйм. Аның җәсәде Калуга өлкәсе Дзержинск районы Каравай авылы янындагы туганнар каберлегендә җирләнгән булуы ачыкланды.

...1942 елның башында бик күп гаиләләрне өнсез иткән кара пичәтле кәгазь кисәге Шакировлар йортына да килә. 1941 елның июлендә сугышка киткән Мәгъсүмҗанның хатыны Миннебикә - тол һәм нәни улы - бер яшьлек Рәфыйк ятим кала. 1941 елның 13 октябрендә Калуга шәһәрен дошманнар чолгап ала. Камалыш 716 көнгә сузыла. Мәгъсүмҗан Шакировның гомере шәһәрне азат итү өчен барган сугышларда өзелә. Боларны аның белән бергә булган, туган якларга исән-сау әйләнеп кайткан Түлешкә авылы кешесе авыл советы рәисенә сөйли. "Калуга өлкәсе. Ленин исемендәге совхоз янына күмелгән Мәгъсүмҗан, менә илләр-көннәр тынычлангач, барып-күреп кайтырсың",- ди. Юраган юш килә, диләрме әле. 2015 елның җәендә кызым Энҗе гаиләсе белән шул якларга юл тотты. Аларны Дзержинск районы хәрби комиссариаты Сергей Кондрошов бик җылы каршы ала. Сугыш чоры вакыйгаларын сөйләрдәй кеше белән очраштыруда ярдәм итә. Ул кеше - Татьяна Кирилловна Айкова - Энҗеләрне 1942 елда сугыш булган авыл янына алып бара. "Бүгенгедәй күз алдымда, - дип сөйли Татьяна, 1955 елның язында шушында тирән әлеге чокырдан биш кызылармеецны казып чыгардылар, кычкырып медальоннарына язылган фамилияләрен укыдылар. Алар арасында Шакиров фамилияле кеше дә бар иде. Аяусыз сугышта җаннары кыелган солдатларның гәүдәләрен Каравай авылы янындагы туганнар каберлегенә җирлиләр". Менә шул каберлеккә кызларым "Шакиров Мәгъсүм Шакир улы. 1911-14.1.1942" дип язылган истәлек ташы беркетәләр. Хәзер аның истәлегенә утыртылган чәчәкләр Оет авылыннан алып киленгән нигез туфрагында үсә.

Фашистларны җиңүгә әнинең абыйсы Минһаҗ Гыймадиев та каләме белән өлеш кертә. Ул фронт газеталарында журналист, редактор була. Сугыштан исән-сау кайта, "Солдат даны" дигән китабын чыгара. 1970 елда Казанда вафат була. Улы Марат Гыймадиев - медицина фәннәре докторы, академик.

Сугыш бетте, яралар төзәлде, ләкин күңелләрдә мәңге эз калды. Сагынып сөйләрлек хәлләр булмаган да кебек тоела, бары тик кызганыч һәм авыр вакыйгалар гына хәтердә. Иптәш кызымның ачлыктан шешенеп, сукыр булып утыруын мәңге онытасым юк.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев