Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайсы чын, кайсы ясалма?

Россия халкының өчтән беренә симерү куркынычы яный. Илдәге халык­ның 35 проценты артык тозлы ризык ашый. Рос­потребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова фикеренчә, тоз һәм башка тәмләткечләр кеше организмына күбрәк сәнәгать җитештергән азык-төлек аша керә. Кибеткә йөрми­чә, өеңдә пешкән ризык белән генә сыйлансаң, гәүдәң төз һәм сылурак булыр иде, ди белгеч.

Рәсми статистикага кил­гәндә, тоздан тыш, шикәр белән дә шундый ук хәл: күп кулланыла. Җан башыннан алганда, шикәр елга якынча 39,3 килограмм туры килә. Ә норма буенча 24 килограммнан артмаска тиеш икән. Ә сөт ризыклары җи­тәрлек аша­мыйбыз. Эрем­чек, йо­гыртларның да төр­лесе бар: табигый сөт ризыклары һәм кушылмалардан торган продуктлар. Кайчакта кайсы - чын, кайсы ясалма икәнен аерып та булмый. Дөрес, Рос­сиядә бу җәһәттән таләп­ләр куелган, ягъни җитеш­терү­челәр төр­гәк тышына ашам­лыкның нәрсәдән ясалуын, барлык мәгълүматны энә­сен­нән җебенә кадәр язарга тиеш­ләр. Әйе, дөрес­тән дә ул "тиеш"ләр үтәлә, ләкин ки­сә­түле язулар өчен аерым үл­чәм каралмаган һәм аңлатма вак хәрефләр белән тезеп кителә. Ул язуны күзе бик җете күргән кеше дә укый алмаска мөмкин. Җи­тештерү­челәрнең тагын бер хәйләсе: составны химиклар гына аң­лый торган махсус бил­геләр белән тамгалыйлар. 5-10 минут эчен­дә товар сайлый­сыңмы, әл­лә химия дәресен искә тө­шерәсеңме? Әйләнде­рә­сең, тулган­ды­ра­сың да кәрзине­ңә саласың инде. Болардан тыш, кибет­ләрдә сатып алучыны "таш­лама"лар белән кызыктыру бара. Байтак кеше продукт составын укып та тормый, ташламалы вакытта, берне генә түгел, бишне алып куйыйм әле, балаларга, кодагыйларга өләшер­мен, күч­тәнәчкә биреп җибәрермен, ди. Шулай итеп, үзебез үк сыйфатсыз тауар таралуга яр­дәм итә­без.


Анна Попова кисәтүен­чә, бу хәлләргә дәүләт тә борчыла һәм үз халкын әлеге җә­һәттән якларга җые­на. Ничек итепме? Төр­ле зыянлы кушылмаларны юкка чыгару бәрабәренә түгел. Әлегә андый алга китештән ерак торабыз. Кушылмалы ашамлыклар да кибет киштәләрендә калачак. Ил җитәкчеләре азык-­төлек сатып алганда ха­лыкның уяулыгын арттырмакчы. Җитештерүчеләр ри­зыкның төргәгенә нинди чималдан торуын язудан башка шартлы билгеләр урнаштырырга тиеш була. Шул тамгага карагач, ши­кәр, май яки тозның күпме икәнен беләсең һәм алу-алмауны үзең хәл итәсең. Мондый тамгалар байтак кына илләрдә гамәлдә. Әйтик, бик күп кушылмалы азыкка кара түгә­рәк мөһер сугалар. Шулай ук "светофор" системасы да азык­ның составын белергә ярдәм итәчәк. Ул чагында сос­тав кызыл, сары, яшел төс­ләр белән күрсәтелә. Ши­кәр, тоз, майны бер дә кызганмыйча, чамадан тыш сал­гансың яки ризык шыр тоз икән, төргәк кызыл төс белән тамгалана, тәмләт­кечләр уртача күләмдә кушылса - сары, алар аз гына, тәм өчен генә кулланылса, яшел төс белән кисәтәләр.


Хәзер күп кенә төбәкләр милли кухняга игътибарны арттыра башлады. Милли кухня да файдалы ризык­лардан гына тормаска мөм­кин. Әйтик, татарның милли ризыклары дигәндә, өчпочмак, бәлеш, гөбәдия күз алдына килеп баса. Көн дә ашый башласаң, шулай ук гәүдә авырлыгына тәэ­сир итми калмаячак. Җи­тештерүдә нин­­ди май, ит, эремчек, тәмләткечләр кушалар, анысын да исәпкә алырга кирәк. Бер көнне эштән кайтканда, әнинең балачакта пешергән балан бәлеше искә төште дә, пекарняга сугылып чыгарга булдым. Бер дә кергәнем юк иде. Әй, мин әйтәм, өйдә­геләрне хөкүмәт бәлеше белән сыйлыйм әле бүген. Дөресен әйтим, әче камырдан ризыклар күбрәк ял көннәрендә пе­шерелә. Кызганыч, пекарняда үзем теләгән татлы ризыкны таба алмадым. Анда баланның әсәре дә юк. Чәй янына карлыган, шәфталу, кара ми­ләш, лимон бәлеш­ләре тәкъдим иттеләр. Тик аларның эчле­генә карлыган да, лимон да, шәфталу да салмыйлар, ә җитеш­терүдә шулай ук төр­ле кушылмалар белән әзер­лән­гән джем сылыйлар икән. Язуда, әлбәттә, ул хакта ки­сәт­мәгәннәр.


Роспотребнадзор башлыгы бу мәсьәләгә тукталганда: "Төрлесе бардыр, әмма кайсы гына милли кухняны алсаң да, анда фастфудка урын юк, - диде. - Өйдә пеш­кән милли ризыкта газлы эчемлекләргә салына торган чиста шикәр дә юк. Милли ризыклар янына, өстәл тутырып, конфет, шоколадлар, татлы ширбәт­ләр куярга да димәгән". Анна Попова фике­ренчә, туклану турында сүз алып барганда, гаепне җи­теш­терүчеләргә генә аударып калдыру да дөрес түгел. Өйдәге менюны гаи­лә үзе кайгырта. Кечкенә бала кулына чипсы, сок тоттырып куясыңмы, әллә сабыйны томалап пешерелгән бәрәңге, ботка, көз көне бакчалардан җыеп киптер­гән алма, чия компоты бе­лән сый­лый­сыңмы, үзең кайгырт. Бер­кем дә кереп, табы­ның­дагы ризыкны тикшереп йөр­мә­ячәк.
Кызганыч, хәзер авыл халкы да, табигый ризык ашый­быз, дип мактана алмый инде. Алар да кибет колына әйләнеп бетте. Сөт, каймактан башлап, токмачка кадәр сатып алалар. Авыл­да арзанлы колбаса, майонез, чипсы, газлы эчемлекләр, шул ук джемнар һәм башка коры-сары бик үтемле, ди­ләр.

Телевизион каналлардагы кыйбатлы рекламалар да роль уйнамыйча калмый. Аларны, гадәттә, халыкка бик матур итеп тәкъдим итәләр, ә ри­зыкның нинди чималдан торуы, әлбәттә, әйтелми. Шунысын искәртик: "кызыл" исем­леккә ит, икмәк, табигый сөт ризыклары, яшелчә, ярмалардан әзер­лән­гән бот­калар, балык кермәячәк.

("Ватаным Татарстан", /№ 188, 16.12.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев