Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайсы төбәктә яман шеш белән күбрәк авырыйлар?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә яман шеш белән авыручылар саны зур булган төбәкләрне ачыклаган. Бу турыда министрлыкта RT каналына сөйләгәннәр.

2018 елда яман шеш иң күп таралган төбәк дип Курск өлкәсе табылган. Биредә 100 мең кешенең 3331,1е яман шеш белән авырый.
 
Икенче урында - Мордовия Республикасы, биредә 100 мең кешенең 3292,1е яман шеш белән авырый. 
 
Бу күрсәткеч зур булган төбәкләр арасында Краснодар (3235,2), Калуга (3231,4) һәм Псков (3110,5) өлкәләре бар. 

Тулысынча Россиядә бу күрсәткеч 100 мең кешегә 2562,1 кеше туры килә.

Әлеге хәбәрдә бу күрсәткечнең соңгы ун елда 40 процентка артуы әйтелгән. Россия Сәламәтлек министрлыгы әлеге күрсәткеч артуны яман шеш белән авыручылар саны арту белән дә, дөрес диагноз кую саны арту белән дә бәйләп аңлаталар. Яман шеш белән авыручыларның гомер озынлыгы арту да әлеге күрсәткечнең зураюына китерә, диелгән бу хәбәрдә.
 
 
 
Фото: pixabay.com
 
https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев