Саба ТВ

“Кайсы район башлыгы кабул итми?”

Татарстанда бизнесның кәефе шәптән түгел. Республикада эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы Тимур Ногуманов әнә шулай дип белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә шелтә ишеткән район башлыкларына үпкәләп утырмыйча, бергәләп мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә киңәш итте.

Башкалада узган Татарстан Президенты каршындагы эш­мә­кәрлек буенча советның чираттагы утырышында бизнес-омбудсмен Тимур Ногуманов республикада биз­нес алып бару өчен уңайлы мохит тудыру рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм  Миңнеханов катнашындагы әлеге чара чирек елга бер тапкыр уза. Аның нәтиҗәлелеген утырышта катнашкан илнең икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов та югары бәяләде. Менә инде икенче тапкыр республикада эшкуарлар арасында сораштыру да үткәргәннәр. Татарстанда бизнес алып бару өчен уңайлы мохит тудыру рейтингы әнә шул мәгъ­лүматлар­га нигезләнә. “Һәр районда – ки­мендә йөз, шәһәрләрдә исә тагын да күбрәк эшмәкәрнең хәлен белештек”, – дип ачыклык кертте Тимур Ногуманов. Югыйсә 2017 елның октябрендә игълан ителгән рейтинг нәтиҗәләре буенча шелтә ишеткән кайбер район башлыклары үпкәләп, базарга килеп бер-ике кешедән сорау алып киткәнсез дип, тикшеренү нәтиҗәләренең дө­реслеген шик астына куеп маташкан икән. Президент андыйларны алдан ук кисәтте. “Әлеге мәгълүмат­ны ничек бар, шулай кабул итегез. Бернинди ачу да булырга тиеш түгел. Аңлашыла ки, һәр очракта да район җитәкчелеге гаепле түгел. Шикаять бар икән, димәк, ачу бел­дер­мичә генә мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә кирәк”, – диде республика башлыгы.


Сораштыруда катнашучы эш­мәкәрләрнең яртысыннан да күбрәге (52 процент) Татарстанда соңгы арада бизнес өчен шартлар начараюын әйткән. Былтыр болай фикер йөртүчеләр 42 процент тәшкил иткән. Хәер, бер республикада гына түгел, ил күләмендә бизнес вәкилләре арсында әнә шундый кәеф хөкем сөрә икән. “Без ачык­ланган проблемаларны яшереп калырга тырышмыйбыз, ә аларны чишү юлларын эзлибез. Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның һәм республикада бизнес вәкил­ләренең хокукларын яклаучы буларак, шәхсән минем төп максат әнә шуннан гыйбарәт”, – диде бизнес-омбудсмен. Сүз уңаен­нан, бу атнада Тимур Ногумановны Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасына яңадан бил­геләү турындагы карар имзаланды.


Бер ел элек үткәрелгән тик­шеренү нәтиҗәләре белән чагыштырганда, республиканың Буа, Аксубай, Зәй, Тукай һәм Тү­бән Кама районнарында гына уңай якка үзгәреш сизелә. Калган барлык төбәкләрдә дә эшмәкәр­ләр арасында ризасызлык бел­дерүчеләр саны арткан. Исемлек ахырында Азнакай, Чистай, Сарман һәм Актаныш районнары.


Татарстанда эшмәкәрлеккә кызыксынуны арттыру күрсәт­кече дә уртача биш баскычка түбән тәгәрәгән. Баулы (11 бас­кычка төшкән) һәм Балтач (10 бас­кычка төшкән) районнарында хәлләр кискенрәк. Аның каравы Түбән Кама, Кама Тамагы һәм Мөслимдә эшмәкәрләр вәзгыять уңай якка үзгәрүен әйткән. Иң яхшы күрсәткечләр Әтнә, Яңа Чиш­мә, Мөслим, Кукмара һәм Теләче районнарында теркәлгән. Апас, Азнакай һәм Сарман районында эшмәкәрлеккә кызыксынуны арттыру күрсәткече иң начары дип табылган. Тимур Ногуманов әй­түен­чә, республикада бизнес тармагына бәйле күр­сәткеч­ләрнең кимүе киләсе елда да дәвам итәчәк. Барысы да начар түгел анысы. Узган ел белән чагыштырганда, эшмәкәрләр административ киртәләр кимүен искәрткән әнә. Былтыр бизнес вәкилләренең 59 проценты төрле тикшерүләр узуын әйтсә, быел андыйлар – 51 процент. Зур күләм­дәге штрафлардан зарланучылар саны да 42 проценттан 24 процентка кадәр кимегән. Моны тикшерүчеләрнең кисәтү генә ясавы белән аң­лат­ты­лар.


Алга таба эшмәкәрләр белән тиешле дәрәҗәдә эшләргә телә­мәгән район башлыкларына Казанга юл да ябылмагае әле. Рөстәм Миңнеханов аларны кабул итмәячәге турында кисәтте. Утырышта катнашкан “Витязь” футбол академиясенә нигез салучы Рөстәм Исмаилов балалар спорты үсеше белән шөгыль­лә­нүләре турында сөйләде. “Бер­ничә айдан бирле Татарстан балалар бакчаларында һәм мәк­тәпләрендә махсус проект га­мәл­гә кертергә ниятлибез. Ре­спубликаның спорт министры Владимир Леоновка да мөрәҗә­гать иттек. Ул безне кабул итте, проектны хуплады. Район башлыкларына безгә ярдәм итүләрен сорап, хатлар язды. Тик эш тукталып калды. Ярты елдан бирле район башлыкларына эләгә алмыйбыз”, – диде Рөстәм Исмаилов. Президент шунда ук ачык­лык кертергә теләп: “Кайсы районнар турында сүз бара?” – дип сорады. “Казаннан кала, барысы да”, – дип җавап бирде егет. “Ди­мәк, алдагы ярты елда миңа Илсур Метшин гына килә ала”, – диде республика башлыгы, уенын-чынын бергә кушып.


Утырышта күтәрелгән мәсьә­ләләр арасында пассажир яки йөк ташу белән шөгыль­ләнү­че­ләргә бәйлесе дә бар иде. Ил Хө­күмәтенең яңа карары ниге­зен­дә, руль артындагыларны “ГЛОНАСС” системасын урнаш­ты­рырга мәҗ­бүр иткәннәр. Югыйсә штраф чәпәячәкләр. Республикада модый тәртип күптән гамәлдә бит инде, дип җиңел сулап куярга ашыкмагыз. Хөкү­мәт­тәгеләр арадашчы итеп “ЭРА-ГЛОНАСС” компаниясен сайлаган. Димәк, бөтен мәгълүматны аның аша гына кабул итәчәкләр. Билгеле булганча, республикада “ГЛОНАСС +112” төбәк системасы гамәлдә. “Хәзер булганы өс­тенә, өстәмә җи­һаз­лар сатып алырга туры киләчәк”, – дип зарланды руль артындагылар. Татарстан транспорт һәм юл ху­җалыгы министры Ленар Сафин әйтүенчә, бүген мәгълү­матны төбәк системасы аша гына федераль дәрәҗәгә җибәрү мәсьәләсе тикшерелә. “Тик уртак фикергә килмәдек әле”, – диде министр. “Безнең система эшли икән, нинди аерма бар соң?” – дип гаҗәп­ләнүен яшермәде Президент. Утырышта катнашкан “ГЛОНАСС” вәкиле исә һаман да шул яңа карарга сылтарга тырышты. “Аны мин язмаган бит, сез язган”, – диде Рөстәм Миң­неханов. Әлеге мәсьәлә буенча тагын бер тапкыр очрашып сөй­ләшергә сүз куештылар.


Шул ук көнне Рөстәм Миң­неханов һәм Савва Шипов Ка­занның Җиңү проспектында урнашкан республикадагы иң зур күпфункцияле үзәкне дә карады. Биредә документлар кабул итү һәм тапшыру өчен 50 “тәрәзә” эшли. Күпфункцияле үзәктә 120 төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәт алырга мөмкин. Ул ялларсыз эшли. Рөстәм Миңнеханов үзәктә тәкъдим ителүче яңа төр хезмәтләр белән танышты, би­регә килүчеләрнең хәлен белеште. Савва Шипов әйтүенчә, Казандагы үзәк барлык таләп­ләргә дә җавап бирә. “Биредә уңайлы мохит тудырылган. Республикада күпфункцияле үзәкләр ачылу эзлеклелеге һәм әлеге мәсьәләгә игътибар зур әһәмияткә ия. Татарстан ил төбәкләре арасында әлеге мәсьәләдә әйдәп бара”, – диде Мәскәү кунагы. Ул республикадагы күпфункцияле үзәк­ләрдә төрле мәгълүмати техно­логияләр файдаланылуын да аерым искәртте.

Эльвира Вәлиева

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 17.08.2018/)

 
 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: