Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кайнанам ашыма төкерде". Килен - кайнана проблемасында кем хаклы да, кем хаксыз? - Интертат

Туй, матур күлмәк, яраткан кешеңә кияүгә чыгу, банкет, җырлы-биюле бәхетле көннәр... Ә алга таба? Бер ашханә, бер тукмак һәм килен белән кайнана. Ике хатын-кыз бер ашханәгә сыймый. Кайчандыр үзе килен булган кайнанага килен ошамый, киләчәктә кайнана булачак киленгә - кайнана. "Интертат" шушы мәңгелек проблема хакында.

"Килен белән кайнана, кайнананың утларында нинди киленнәр яна?" Шундый такмак бар. Туйда ни өчендер кызны җәлләп күз яше түгә идем. Белмим, сәбәбе ни булгандыр, туй күлмәгендәге кызның ЗАГСта "Әйе" дигән сүзен ишетүгә күңелләрем тулып, күзләр шундук чылана торган иде. Егетләрне бер дә җәлләгән булмады. Алар бит өйләрен калдырып башка гаиләгә китми дип уйлаганмындыр инде.

Киленнәр кайнаналарын гаепли. Кайнаналар - киленнәрен. Сезнең игътибарыгызга - ике тарих. 

Ике төрле очрак, ике яктан да килгән негатив. Аптырыйм да инде мин. Элек әллә ничә килен бер кайнана белән яшәгән. Талашу да, сугышлар да булмаган. Килен кайнанасын хөрмәт иткән. Кайнанасы киленен гел мактаган.

"Аш өстенә төкерде"

Геройларымның исемнәре үзгәртелде. Эльвира белән Камал апа бер өйдә 5 елын яшиләр.

"Кияүгә чыкканда ук иремә бу өйдә торырга теләмәгәнем хакында әйттем. Ул мине тыңларга да теләмәде. Әниләрне калдырып, туган нигеземне ташлап кая китәргә кушасын миңа диде. Мин аның белән озак кына килешә алмыйча йөрдем. Нишлисең бит, ирең булгач түзәсең, яраттым да инде, килешергә туры килде. Әни белән башта мөнәсәбәтләр әйбәт сыман тыелды. Аннары ул үзенең чын характерын күрсәтә башлады. Ирем барында ул әйбәт әни сыман кыланды. Ир эшкә китүгә үк миңа җикеренә торган булды", - дип сөйли Эльвира.

- Ничек инде характеры ачылды, сөйләп үтче?

- Ул кеше барында гына ялагайланып йөри торган хатын. Берүзе белән генә калсаң, чын кара җанлы икәнлеге ачыла. Ирем кайтышка дип беренче тапкыр килен буларак аш куеп җибәрдем. Токмач кистем. Бу токмачың бигрәк калын икән диде. Әни, каршы сүз әйтеп булмый дип дәшмәдем. Һәр эшләгән эшемә ул канәгатьсезлек белдерә башлады. Суганны эре тураганмын, бәрәңгене шакмаклап кискәнмен. Ярый дип түздем. Ашны пешереп бетергәч, ул аны кабып карады да аш өстенә үк төкерде. Тозлы булган диде. Ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җиттем.

- Тиктомалдан ашка кеше ничек төкерә алды икән?

- Әнигә күп кирәк түгел аңа. Ул арада эштән ирем кайтты. Мин ашны чыгарып бәрдем. Төкергән аш ашатып утыра алмыйм бит инде. Кайната да кайтты. Ашарга юк. Әни арыган кыяфәт ясады. Әле генә бакчадан кергәнлеге хакында сөйләп алдады. Ирләр кайтты, өйдә ашарга юк. Беренче тапкыр ирем белән талаштым.

- Бернәрсә дә сөйләмәдеңме?

- Юк. Ул әнисен бик каты ярата, мине тыңлап та тормас иде. Араларын да бозасым килмәде. Беренче тапкыр дәшмәдем. Ирем белән дуслаштык.

- Икенче тапкыр нәрсә эшләде?

- Чәемә тоз салды. Иртә баштан. Уйлап кара, эшкә барасым бар. Киемеңне үзем үтүклим, алайса син белмисең дип минем киемгә ябышты. Мин чәйне ашыга-ашыга йоттым. Тоздан күзләремә яшьләр чыкты. Ул арада ул минем 5 меңлек күлмәкне үтүк белән яндырды. Ирең була торып мондый күлмәк киеп йөрмә диде. Шуның аркасында эшкә соңга калдым. Миңа кисәтү ясадылар. Ул кичне өйгә кайтырга теләмичә эскәмиягә утырып еладым. Ирем шалтыратты. Телефонны алырга да теләмәдем. Кияүгә чыкканда мин мондый тормыш турында хыялланмаган да идем.

- Гел шулай җәбер иттемени?

- Әйе. Мине кысыр дип атады. Кияүгә чыкканның икенче көнендә үк мин йөккә узарга тиеш булганмын икән. Аларның гаиләләрендә шулай кабул ителгән. Җаным кайнады. Ул үзе беренче төнне үк йөккә узган ди имеш. Ирем белән дә бер төн генә йокладык бит.

- Тукта. Ничек инде?

- Менә шулай. Кич җитә, без бүлмәбезгә кереп китәбез. Ирем мине үбә генә башлый, шундук әнинең тавышы ишетелә. "Йөрәк, йөрәк авырта" ди. Ирем тизрәк аның янына чаба. Шулай итеп бер атна иремне яныма да китертмәде. Ирем әнисенең кулыннан тотып урындыкта йокыга китә торган булды. Йокысы туймагач, иртән миңа котырынды. Әйтерсең аның әнисен мин саклап карап утырырга тиеш булганмын икән.

- Әллә чынлап та авырды микән?

- Юк. Син нәрсә инде. Ник кеше гел төнлә генә авырырга тиеш ди. Көн саен кешенең йөрәге авыртмый бит инде. Бер атнадан түзмәдем, мин кич белән кайнанамның чәенә йоклата торган дару салдым. Ул тынычланып йокыга китте. Шуннан соң мин тынычланып ирем белән була алдым.

- Кайнанага йоклата торган дару салырга....

- Юк, начар уйлама инде. Мин бит үтерәм дип агу бирмәдем. Ул үзенең улын миңа бирә алмый. Безнең өйләнешкәнгә тынычлана алмый.

- Кайнана белсә бу хакта, ул хакта уйладыңмы?

- Ул белмәс иде. Белгән очракта да аның миңа эшләгән начарлыклары күбрәк. Яртысын да иремә сөйләмәдем. Шуңа күрә кайнана минем кулда. Әгәр дә миңа бер генә сүз әйткән булса да мин аны урынына утырта алган булыр идем.

- Бигрәк куркыныч килен булып чыктың әле син.

- Кайнана нинди, килен дә шундый.

"Мин кияүгә эшләр өчен чыкмадым"

"Ирем Артур белән 4 ел очрашканнан соң өйләнешергә булдык. Ул мине әнисе белән таныштырган көнне үк бер әйбер аңладым. Без килешеп тора алмыйбыз! Әтисе әйбәт кеше. Әнисе убырлы карчык кебек", - дип сөйли Гөлнара.

- Бигрәк каты әйтеп ташладың, кайнаны убырлы карчык дип атаучыны беренче тапкыр ишетәм.

- Минем кебек килен килгәнгә ул рәхмәт әйтергә тиеш. Өрмәгән җиргә утыртмасын мине. Мин аның улын кеше иттем.

- Ничек инде кеше иттем?

- Ул озак кына вакыт эшкә урнаша алмыйча йөрде. Мин туганнарым аша аны әйбәт эшкә урнаштырдым. Әйбәт хезмәт хакы түләсеннәр өчен күпме килешеп йөрдем. Мин булмасам, ул эшкә урнаша алмаган да булыр иде. Туйның да ярты акчасын без түләдек бит. Туй күлмәге дә алып бирә алмады бит ул миңа.

Реклама

- Туй күлмәген кызлар үзе ала дип ишеткән идем...

- Ир-ат хатын-кыз өчен һәрвакытта да түләргә тиеш.

- Алай, ярый, ник кайнанаңны яратмадың соң?

- Ул беренче килгән көнне үк эшләтә башлады. Мин аның улына эш урыны табып биргән, ул рәхмәт әйтәсе урынга миңа ашарга пешерергә куша.

- Ир-ат ни өчен өйләнә, хатын-кыз ни өчен кияүгә чыга дип уйлыйсың?

- Бер-берсен яратканга чыга. Мин дә яраттым инде. Акчасы булмаса да.

- Ашарга пешердеңме соң?

- Юк. Пешермәдем. Минем йоклыйсым килгән иде. Эштән кайткан килеш, тагын бөтен гаилә өчен пешереп утырырга тиеш идемме әллә? Юк. Мәңге мине җиңә алмаслар.

- Бакчага да чыгарга кушканнардыр инде, әйеме?

- Чык диделәр. Чыкмадым. Тырнаклар ясатып кына кайткан идем. Шул тырнак ясатканны көтеп кенә торгандыр инде. Башта миңа тырнак ясатырлык акчаларын бирсеннәр, аннары миннән нәрсәдер эшләргә сорасыннар. Мин кияүгә эшләр өчен чыкмадым.

- Гафу ит, ә нәрсә өчен чыктык соң?

- Чыгасы килгәнгә. Үзем генә торып ардым.

- Әле мин кайнанаңның сида ниндидер начарлык эшләгәнен күрмәдем...

- Улмы? Эшләде. Мине эшләтеп үтермәкче булды. Гомеремдә бер тапкыр абзарга да чыкканым булмады минем. Эш кушарга үзен кем дип белгәндер. Ул минем өчен бары тик иремнең анасы гына. Әни дә чыкканда әйтте, аларга эшче көч кирәк, шуңа өйләнә ул диде.

- Ә син килеп үз законнарыңны булдырдың...

- Әйе, ә нишләп юк. Күпме килен баш күтәрергә куркып тора, ире, әнисе әйткәнне сүзсез генә тыңлый, барысын да үтәп бара. Андыйларга исем-акылым китә инде. Юләр җыенысы да, чын хатын-кыз үзенә андый мөнәсәбәтне булдырмаска тырыша.

- Кияүгә чыгып, бер тапкыр булса да иреңне караганың булдымы соң?

- Аны карарга вакыт кирәк. Ә минем үземә дә вакыт җитми. Янында шундый хатын булганга сөенсен!

-Кайнанаң эшләмәгәнеңә нәрсә ди?

- Башта тавыш күтәреп кычкыра иде, аннары мин аны урынына утырттым. Минем аркада гына улыгыз эшли дидем. Мин булышмаган булсам ни ашар иде икән ул. Бар әйберне дә ирем алып кайта. Минем акчамны биргәнем юк. Күлмәкләр дә очсыз гына тормый хәзер. Матур булыйм дисәң хәйран гына тырышырга кирәк. Син әле мине аңламыйсың, вакыт узу белән акыл керә ул.

- Аңлармын дип уйламыйм, ярый, рәхмәт.

Кем гаепле? Дин әһеле киңәше

Дин ягыннан килен белән кайнанага киңәшне "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирде.

"Иң беренче без аңларга тиеш - килен белән кайнана үзара талашкан вакытларында, бер-берсен аңламаган чакларда иргә һәм малайга авырга туры килә. Шуңа күрә кайнаналар, бер яктан сез балагызга яхшылык теләп киленне өйрәтәсез, ләкин шул ук вакытта сез улыгызны авыр хәлгә куясыз. Хатыны һәм сезнең арадан сайларга кушасыз. Әниләр, әйе, сездән яхшырак беркем белми, сез озак яшәдегез, дөнья күрдегез, һәрнәрсәне беләсез, ләкин шул ук вакытта үзегезнең дә яшь вакытларыгызны искә алыгыз. Сез кайнанагызны тыңладыгызмы? Әлбәттә юк, үзегезчә эшләдегез. Әлбәттә, сез килгән кызны хаталар кылмасын дип телисез, ләкин ул кыз сезгә ошаган. Улыгыз сезгә ошаган хатынны тапты. Иң беренче шуны аңлагыз. Алар яшьләр, сез үткән юлны алар да үтәргә тиеш. 

Әлбәттә, сез хәзер аңлыйсыз, әни дөрес әйткән иде, шулай эшләр идем дисез. Ул яшьләр аны хәзер аңламый, ишетми. Сез дә шундый булдыгыз. Кайнана сез әни, әйе, һәрбер әнидә эчендә аждаһа утыра, ул баласы өчен һәркемне ашап бетерергә мөмкин. Безгә аерылабыз дип киләләр, кем гаепле дисәң, әниләр дип җавап бирәләр. Бик каты ябышмагыз. Юл бирегез", - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Киленгә ике киңәш:

1. Әни ул әни, динебез буенча егет өчен әни даими рәвештә беренче урында булыр. Сезгә беренче урында ирегез булыр. Ирегезне авыр хәлгә калдырмагыз, сайларга кушмагыз. Әнисе аны үзенчә, сез үзегезчә яратасыз. Әгәр дә ирегезне яратасыз икән, кайнана нинди усал булса да, һәр нәрсәгә ярар дип җавап бирегез.

2. Ирегезне авыр хәлгә калдырмагыз. Ирегез икегезне дә ярата. Сезне хатын буларак, әнине әни буларак. Ике мәхәббәт ике төрле, шуны онытмагыз.

Нишләргә? Психолог киңәше

"Живое решение" сервисы гаилә психологы Мишель, бу проблемага үзенең фикерен белдереп, киңәшләрен бирде. Дәвамы: https://intertat.tatar

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: pixabay.com
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев