Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Кайгырту» кушымтасын 5 меңнән артык татарстанлы йөкләгән

Суперсервислар булдыру һәм клиентларга юнәлдерелгән карашны гамәлгә кертү хисабына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне проактив күрсәтүне тәэмин итү дәүләт һәм муниципаль идарә системасын цифрлы трансформация концепциясе кысаларында куелган бурычларны хәл итүдә төп алымнарның берсе булып тора.

Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елда Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» дигән яңа платформа эшли башлады. «Кайгырту» ярдәмендә кулланучылар чаттагы сораулар һәм чит системаларга мөрәҗәгатьләр нигезендә 13 социаль ярдәм чарасы турында мәгълүмат алалар, шулай ук аларны алу өчен гариза бирәләр. Ел дәвамында үтемле чаралар санын 15кә җиткерү планлаштырыла.

Әлеге кушымта түләү алу өчен гариза биргәндә татарстанлыларның 20 % кадәр вакытын әрәм итмәскә ярдәм итәр дип көтелә.

Реклама

1 июньгә кушымтаны 5 меңнән артык кеше йөкләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев