Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайчан җылы һава торышы урнашачак

Республиканың аерым районнарында яшенле яңгыр була һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген, 6 августта, Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Төнлә һава температурасы +7..+12 градуска кадәр төшәчәк, көндез +1..+16 градустан югары булмаячак», - диелгән хәбәрдә.

7 августта төнлә 6 градустан 12 градуска кадәр җылы булачак, ә максималь температура 7 августта көндез +14...+19 градустан югарырак булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр көтелә.

8 августта көндез +19...+24 градус җылы булачак. Республиканың аерым районнарында яшенле яңгыр була һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

                                             *****************************************************

          Быелгы җәйнең үзенчәлекләре турында “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

                                                      Август нинди булыр?

– Августның беренче ункөнлегендә җылы көннәр көтелми. Аномалия 4-5 градус, хәтта җиде градуска җитәргә мөмкин. Августта уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан түбәнрәк булачак. Уртача 17-18 градус тәшкил итәчәк. Беренче декадада һава температурасы нормадан алты градуска түбәнрәк булса, уртача айлык температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин, - дип сөйләде Юрий Переведенцев.

Шулай да, берән-сәрән генә җылы көннәр булуы да ихтимал. Профессор әйтүенчә, температура түбәнәйгән декада узса, җылы көннәр бөтенләй үк булмаячак дип кырт кисеп булмый.

– Бу җәйдә салкын һәм җылы һава дулкыннары гел алмашып торды. Табигатьтә гел бертөрле була алмый. Циклон ул – чокыр кебек, барыбер берәр кайчан тулачак. Аннан Көнбатыш Европадагы эсселек безгә күчәр дип ышанабыз, - диде профессор.

 

Россия Гидрометеорология үзәге сайтыннан күренгәнчә, алдагы бер атнада төнлә һава температурасы 10-11 градус, көндез 17-18 градустан артык түгел. Явым-төшем көтелә.

Бар өмет сентябрьгә

Быел сентябрь шактый җылы булуы ихтимал. Җәй салкынча булгач, белгечләр сентябрьгә өмет баглый.

Реклама

– Россия Гидрометцентр хезмәткәрләре белән сөйләштем. Алар да сентябрьгә, әбиләр чуагына өмет баглый, - ди профессор.

Аның сүзләренчә, гадәттә сентябрь аенда температура майдан түбәнрәк санала – 11-12 градус тирәсе. Явым-төшем дә 40 мм тирәсе, ләкин бу уртача климатик норма.

– Без шулай фаразлый алабыз: кышкы айлар, май һәм июньдә һава температурасы нормадан югарырак булды. Башка айларда температура югарырак булса, кайдадыр компенсация була, - ди Переведенцев.

Быелгы җәйдә Россиянең Европа өлешендә урнашкан аномаль салкын һава торышы климатның глобаль үзгәрешләренә бәйле. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, глобаль җылыну экваториаль районнарда түгел, ә поляр районнарда аеруча нык сизелә. «Димәк, экватор белән полюс арасындагы температураларның аермасы кими. Бу, үз чиратында, меридиональ процессларның саны артуына яки кабатлануына китерә», - дип аңлатты ул.

«Быел Россиянең Европа өлешендә һава торышы куандырмады, ә менә Көнчыгыш Себергә, киресенчә, җылы килде», - дип өстәде Вильфанд.

Хәзерге вакытта метеорологлар һава агымын бары тик төньяк–көньяк күчәр буенча гына бәяли ала, дип йомгак ясады белгеч.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/03/190908/,

мәгълүматлар Татар-информ, Интертат.ру дан алынды.

 

С.Мингатина фотосы

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев