Саба ТВ

Кайбер әти-әниләр тәрбиячегә: “Исәнмесез”, – дип әйтүне түбәнлеккә саный

Мин тәрбияче булып эшлим. Туган көнемнән диярлек, мәктәпкә киткәнче ясле-бакчада үскәнмен: әни мине дүрт айлык чагымда яслегә илткән. Эш урыны ул вакытта да бик кадерле булган, хәзер чыкмасаң, эш урының югала дигәннәр әнигә. Эше ике сменалы, икенче смена төнге 12дә бетә, ә детсад төнгә ябыла. Дөрес, дежур группа булган, әмма ул да тәүлек әйләнәсе эшләми.

Әниемнең азапланганын аңлап, аны жәлләп, яшь тә сигез айдан гына тиеш булса да, бакча мөдире мине яшь ярымнан атналык группага урнаштырган. Шулай атналыкта үстем, Аллага шөкер. Мөстәкыйльлеккә, үземне якларга, үземне-үзем кайгыртырга өйрәндем. Бер җирем дә кителмәде дә, кимемәде дә. Рәхмәт тәрбиячеләремә, няняларыма, бакча мөдиренә – әниемә шәфкатьле булган өчен.
 
Инде байтак еллар тәрбияче булып эшлим. Кайбер әти-әниләр өчен тәрбияченең кем икәнен хәзер генә аңладым. “Татарстан яшьләре”нең 25 июль санында Башкортстаннан Г.Гыйлемханованың “Бәйрәм итеп кенә яшәрләр иде...” дигән мәкаләсен укыгач язмый кала алмадым. Без, тәрбиячеләр, берни дә эшләмибез, бары әти-әниләрдән бүләк-сертификатлар гына җыеп утырабыз дигән тәэсир калды. Язмада автор әти-әниләрнең тәрбиячеләргә, аларның ярдәмчеләренә кыйммәтле, хәтта алтын алка, чылбыр кебек затлы бүләкләр алуына ризасызлык белдергән иде. Кем сораган икән соң алардан алтын алка, йөзек-чылбыр? Сорасалар, нигә аны тиешле җиргә хәбәр итмәгәннәр? Инде бүләк ителгән икән, нигә аны дөньяга чәчәргә? Әллә кемнәргә әллә ниләр, миллионнар бирәләр, тик бу хакта газетага язалармы?
 
“Бәйрәм итеп кенә яшәрләр иде...” дип автор бүгенге балалар, яшьләр турында әйтсә дә, мин аны үзебезнең адреска да кабул иттем. Шуңа, безнең тормыш тоташ бәйрәм кебек тоелмасын дип, эшебез белән бераз таныштырып китим әле. Төрле даталарга багышлап утренниклар, кичәләр оештыруны безгә фән һәм мәгариф министрлыгы план төзеп тәкъдим итә. Ул Яңа ел утреннигында тәрбияче кемнәргә генә әверелми: Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, клоун... Менә кайда ул универсал артистлар! Аннан китә Искечә Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, Тукай бәйрәме, Пушкин көне, 1 Май бәйрәме, Җиңү көне, чыгарылыш кичәсе... Тәрбияче ялга киткәч тә эше “ияреп йөри” – мөдир чылтырата: “Көзге бал”га әзерләнегез”, – ди. Ял бетә, яңа баштан башлыйбыз. Яңа уку елына кергәндә, Белем бәйрәмендә беренче эш итеп тәрбияче-педагоглар көнен “бәйрәм итәбез”, белгән кеше “котлыйм” ди, белмәгәне – белми. Аннан Әниләр көненә әзерләнәбез, аннан Өлкәннәр көненә, ноябрь бәйрәменә, Яңа елга... Әле группаңда 30 бала булса, 30 туган көн үткәрәсе, менә тагын бәйрәм. Баланы ничек сөендермисең? Коллектив белән бергә аралашып яшәргә өйрәтү дә бит әле ул. Ул бәйрәмнәрне үткәрергә күпме көч, чыгым киткәнен тәрбиячеләр белән аларның ярдәмчеләре генә белә. Баланы нәрсәдер ясарга өйрәтәсе, ләкин аның өчен бит материал кирәк. Сәдәф тагарга гына өйрәтәм дисәң дә, чүпрәк тә, энә-җеп тә, сәдәф тә кирәк. Аны бит каяндыр табасы. Әти-әнидән сорасаң, тагын гаепле буласың. Нишлисең, кемнән сорыйсың? Әле монысы чүп кенә.
 
Әле тагын яңалык килеп иреште. Чаллыдан Җәүдәт Харисов язмаларын яратып укый идем акыллы агай дип, аның да белмәгән нәрсәләре бар икән. Ул балалар бакчасын “чир оясы” дип атаган. “Ата-аналар арасында кайбер тәрбиячеләр балаларның йокы сәгатендә форточкаларны киереп ачып куялар, шулай итеп балаларны чирләтәләр дигән сүзләр йөри”, – дип язган. Дөрес, монысына бик ышанып җитеп булмый дигән. Ышанмагыз шул, Җәүдәт абый, кем шулай эшләсен инде?! Башың белән җавап бирерсең! Тәрәзә ачып чирләтмәсәң дә туганда ук күпме чир белән туа балалар.
 
Бакчага 3 яшьлек балалар килә, күбесе кашык тотып ашауны белми, горшокны якын да китерми, авызында соски... Бервакыт ике әнинең сөйләшкәнен ишеттем. “Ашый беләме, горшокка утырамы?” – дип сорый берсе. “Юк, – ди икенчесе, – өйрәтмәдем, детсадта өйрәтерләр әле, эшләре шул!” Син өч яшькә кадәр эшләмичә өйдә утырып балаңны горшокка утырырга да өйрәтмә, ә тәрбияче 20-25 баланы өйрәтергә тиеш. Әни кеше генә түгел бит әле, өйдә баланы карарлык-өйрәтерлек кешеләр күп, бер баланы бакчадан алырга биш-алты кеше (төрле көнне төрлесе, билгеле) килә: әти-әни, әби-бабай, апа-абый... Кайбер ата-аналар: “Нигә бу бакчалар шимбә, якшәмбе дә эшләми икән соң?” – диләр микән?..
 
Әле группадагы баланың әти-әниләре сүзләшсә, бәхәсләре судка-полициягә җитсә, тәрбияче баланы җитәкләп ничә мәртәбә судка бара! Әйтерсең, син аларның тормышын да белергә тиеш, әйтерсең, син гаепле... Кайбер әти-әниләр тәрбиячегә: “Исәнмесез”, – дип әйтүне үзләре өчен түбәнлеккә саный, киткәндә саубуллашмый... Тәрбияче баланың борынын сөртеп, артын сөртеп, әти-әниләрдән бүләк көтеп утыра дип уйлыйлар бугай. Әти-әниләр чын күңелдән чәчәк йә кулъяулык бирә икән, рәхмәт, бирмәсәләр, ник йөрмәдегез дип судлашып йөрмибез бит. Группа өчен бик кирәк булмаганда берни дә сораганыбыз юк. Үзебезнең ярты хезмәт хакы кәгазь, буяу, тагын бик күп нәрсәләр алырга китә. “Эшләмә алай кыен булгач”, – диярләр кайберәүләр. Дөнья болганып, асты-өстенә килмәгән булса, күпләр күптән китәрләр иде инде...
 
К.ГАЛИМОВА. Кукмара.
 
 
 
---

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: