Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

КАТЛАМЛЫ КАМЫРДАН АЛМА ПИРОГЫ

Ванилин, дарчин хушисе килеп торган бу пирог бик тәмле. Әлеге пирогны кайнар килеш туңдырма белән ашарга тәкъдим итәм. Бик тәмле!

Кирәк:

* 500 г әзер катламлы камыр;
* 5 аш кашыгы шикәр комы;
* 1 чәй кашыгы дарчин (корица);
* 1 чеметем ванилин;
* 2 яшел алма;
* 1 аш кашыгы лимон согы;
* 1 аш кашыгы өеп кукуруз крахмалы;
* 40 г атланмай;
* пирогның өстен майлар өчен 1 йомырка;
* таба төбен майлар өчен атланмай;
* 100 г пломбир;
* 20 см диаметрлы таба.

Эш барышы:

1. 5 аш кашыгы шикәр комын 1 аш кашыгы дарчин, бер чеметем ванилин белән кушарга. Бу катнашма камыр өчен дә, эчлек өчен дә җитә, аны өчкә бүләбез.

2. Әзер катламлы камыр, гадәттә, ике өлештән тора. Шуның бер өлешен юка гына итеп җәябез. Атланмай белән майлап, өстенә песок, дарчин, ванилин катнашмасы сибәбез.

3. Рулет итеп төрәбез.

4. Биеклеге 2-3 см булган «ролл» формаларына кисәбез.

5. Барлыкка килгән «ролла»ларны табага тезеп чыгабыз.

6. Бармак очлары белән генә тиеп, ролларны тигезләп чыгабыз. Ул тип-тигез җәймә булып калырга тиеш.

7. Алма яшел, әчкелтем булса, әйбәт. Кабыгыннан әрчеп, шакмаклап турыйбыз. Каралмасын өчен, лимон согы сиптерәбез. Алма өстенә песок, дарчин, ванилин катнашмасының икенче өлешен кушабыз. Кукуруз крахмалы өстибез (бәрәңге крахмалы булса да ярый). Болгатабыз.


8. Эретелгән атланмай белән табадагы камырны майлыйбыз.

9. Эчлекне табадагы камыр өстенә салабыз.

10. Камырның икенче өлешен дә шулай ук җәеп, рулет ясыйбыз. Беренче очрактагы кебек, рулеттан «ролла»лар ясыйбыз. Бу очракта да атланмай белән майлап, өстенә песок, дарчин, ванилин катнашмасы сибәбез. Аларны бер-берсенә якын итеп «пищевая пленка»га тезеп, өстенә икенче пленка каплап, уклау белән җәябез.


11. Барлыкка килгән җәймә белән эчлек өстен каплап, кырыйларын бөреп чыгабыз. Өстен күперткән (взбитое) йомырка белән майлап алабыз.

12. 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 35 минут пешерәбез.
13. Табынга кайнар килеш туңдырма белән чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!
http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев