Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел каршылыйм дисәң, пенсияңне бүгеннән кайгырта башларга кирәк - Шәһри Казан газетасы

Узган ел картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 13657 сум иде, быел 14075кә җитте. Беренче гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның ул - 3,7 процентка, социаль пенсияләр 4,1 процентка артты.

Картлыгыңны мохтаҗлыкта үткәрмәс өчен ничә яшьтән башлап пенсия турында кайгырта башларга икән соң? Бу уңайдан киңәш биреп язылган китаплар бихисап, аларны укып чыгып бетердем дигәндә генә, пенсия ишекне килеп шакырга мөмкин.
Безнең халыкта иртәгәсе көнгә ышанмау дигән нәрсә дә бар, «Элек кенәгәгә салып саклаган идек инде - янды», - ди өлкән буын. Банклар безнең көннәрдә дә ябылгалап тора. Әмма шундый көтелмәгән хәлләргә дә әзерләнеп була икән. Картлык көнгә акча туплау - ул гел шул туплау инде - аермасы юк. Финанс белгечләренең кагыйдәсе буенча, керем, чыгымга караганда, һәрчак күбрәк булырга тиеш. Мисалга бизнесны алып була: эшмәкәр кеременең бер өлешен үсеш өчен куллана, икенчесен запаска калдыра, өченчесен хәзер туздыра. Кем әйтмешли, бу очракта кешенең эше дә бар, ашы да бар. Шуңа өстәп, үсешкә дигән өлешеннән киләчәктә файда киләчәк. Шәхси бюджетта да шул ук хәл. Бөтен нәрсә дә хәзер үк һәм берьюлы бары тик матур рекламаларда гына була, чын тормышта башкачарак. Картлыкны матур каршылауның ике юлы бар: йә чыгымны киметергә, йә керемне арттырырга, икесе дә булганда, бик яхшы, диләр белгечләр.
Иртән генә утырткан агачтан көндезен күләгә көтмә, ди һинд әйтеме. Ул нихәтле иртәрәк утыртыла, безнең гомер барышында шулхәтле күбрәк үсеп өлгерә, күләгәсендә ял да итеп өлгерәчәкбез. Кулга даими акча керә башлау белән, пенсия турында уйланырга кирәк - ул чагында кертем бик күп булмаячак. Вакыт кими барган саен, әлбәттә, аның күләме арта барачак. Киләчәге турында уйлап, кеше ай саен кертем ясап барырга гадәтләнә икән, үзендә ниндидер җаваплылык тоя һәм максатына ирешү өчен тырыша. Белгечләр, күчемсез милек алу өчен акча туплау - бик яхшы стимул, диләр. Ипотека тагын да әйбәтрәк икән. Фатир арендалап, ай саен кемнеңдер кесәсенә салып барганчы, бурычка батып булса да үз куышыңны булдыру күпкә файдалырак инде ул, ә артык акчаңны салып барырга үз кесәң дә бар бит. Күчемсез милек белән пенсиянең нинди катнашы бар, дисезме? Нинди генә әле, фатир - бик яхшы актив, аны арендага бирергә яки шул ипотека буенча сатып та була. Бу очракта пенсионер банк белән килешү төзи һәм ай саен керем алып тора.
Инфляция, девальвация, үзгәртеп кору һәм тагын әллә нинди куркыныч әйберләр бар - тормышның көтелмәгән яклары очраштыргалый һәм аларның бөтенесенә әзер булып тору мөмкин түгел. Күбесе берни дә эшләмәвен, иртәгәсе көнне уйламавын шуның белән аңлатырга тырыша, «Пенсиягә чаклы яшәрбез дип уйлыйсыңмы?», «Аңа хәтле әллә нәрсәләр булып бетәр әле», - диючеләр бар. Әмма бөтен нәрсә дә алай ук куркыныч түгел. Акчаны берничә өлешкә бүлеп саклап була. Бүген долларның арзанаюы күзәтелә, әмма ул кыйммәтләнәчәк, дип ышандыра белгән кешеләр. Акчасын төрле валютада саклаучылар, теге яки бу валюта арзанайган очракта, берьюлы барысын да югалтмаячак. Банклар да банкротка чыкмый тормый, әмма ул очракта дәүләт 700 мең сумга хәтле акчаны кайтарып бирүне гарантияли. Ә инде алда әйтеп үтелгән күчемсез милеккә ия булучыларга инфляцияләр куркыныч янамый.
Болардан тыш, акцияләр барлыгын да онытырга кирәкми. Россиядә кыйммәтле кәгазьләрне алу бик киң таралмаган әлегә. Нинди дә булса эре предприятие эшләп торганда, аның акциясенә хуҗа булучылар керем алып торачак һәм ул керемнәрнең күләме акцияләрнең бәясенә бәйле. Шуңа күрә, картлыгыңны тыныч кына үткәрү, мохтаҗлык кичермәс өчен, бүгеннән үк уйланырга кирәк. Шагыйрь дә әнә яшьлегеңдә тырышсаң гына «Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел», - дигән булган. Ә картлык үзен озак көттермәс ул, килеп тә җитәчәк, моңарчы бит әле килми калганы булмаган.
http://shahrikazan.com
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев