Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Картасын алыштырган һәм… 203 миллион сум бурычка баткан

Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган.

Ә картадагы балансны караса, тәгәрәп китә язган. Татьяна Иванова апрель аенда банкта хезмәт хакы салына торган карта ала. Берничә көннән балансны карый. Ә анда акылга сыймаслык бурыч – минус 203 миллион сум…

Соңыннан ачыклануынча, бурычның чын хуҗасы аның адашы икән. Аларның исемнәре генә түгел, паспорттагы, ИННдагы мәгълүматлары да туры килә. Бердәнбер аерма – берсе Благовар районында теркәлгән, ә икенчесе Кемерово өлкәсендә.

 

Хатын-кыз үзенең әлеге бурычка бернинди катнашы булмавын Кемеровоның суд приставларына аңлатып караган, тик әлегә бернинди уңай нәтиҗә юк.

“Әлеге бурычның 170 миллион сумы – кредит. Аны алганда, кредит алучы мотлак рәвештә фотога төшерелә. Бурыч алган кешенең шәхесен шул мәгълүмат буенча да ачыклап була, ләкин берсе дә бернәрсә дә эшләми”, – дип ачына юктан гына бурычлы булган ханым.

 

Кызыл таң

http://maydan.tatar/kartasyn-alyshtyrgan-hem-203-million-sum-burychka-batkan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев