Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Картадан сызып атасы: Македония дигән ил башкача атала башлаячак

Македония үзенең атамасын үзгәтте. Хәзердән башлап ул "Төньяк Македония дәүләте" дип атала башлаячак. Моңа бәйле рәвештә илнең логотиплары да үзгәрәчәк. Илнең рәсми сайты - www.vlada.mk илнең атамасын үзгәртет инде

Төньяк Македония дәүләтенең тышкы эшләр министры Никола Димитров "Бүгенге көн Греция белән Төньяк Македония дәүләте арасындагы озакка сузылган дуслыкның башы була ала", - дип белдерде.
 
 
Македония белән Греция арасында илнең атамасына карата бәхәс бик күптәннән - Югославия таралып, 1991 елда бәйсез Македония барлыкка килгәннән бирле бара. Аңа кадәр Македония Югославия составындагы союздаш республика иде. Греция дәүләтендә дә Македония дип аталган провинция бар. Греция Македонияне үзенең тарихи өлеше дип саный. 
 
Греция таләбе буенча Македония Берләшкән милләтләр оешмасына "Элекке Югославия дәүләте Македония" атамасы белән кабул итте. Әмма Македония дәүләте үз атамасын кыскартып "Македония" дип кенә атауга бәйле рәвештә Греция көрәш башлап җибәрде. Греция сәүдә буенча чикләүләр кертте, Македониянең НАТОга керүенә каршы булды. 
 
2011 елда БМО суды Грециянең Македониягә каршы чыгуын дөрес түгел дип тапты. 
 
Әмма Греция икътисадына бәйле Македония көньяк күршесе белән атама өчен талашып яшәүне дөрес түгел дигән карарга килде. Ил парламентының бер өлеш депутатлары каршы булса да (153 - риза, 146 - каршы) Македония атамасын үзгәртте.
Хәзер Македония карталарда "Төньяк Македония дәүләте" дип аталачак.

 

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев