Карлыган бөресен җыяр чак (нәрсәсе белән файдалы?)
Безнең дәү әни чәйгә карлыган бөресе кушып эчәргә ярата иде. Бигрәк тә мондый чәй сөт белән тәмле. Яз көннәрендә әле агачлар бик нык яшелләнгәнче һәм бөҗәкләргә каршы агулар сибелгәнче бакчадагы кара карлыган бөреләрен җыеп киптерергә була.
Халык табиблары кара карлыган яфрагы организмны чистарту һәм ныгыту үзлегенә ия дигән фикердә тора. Йөрәк һәм сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен ул аеруча файдалы.
Шулай ук карлыган бөреләрен салкын тиеп авырганда эчсәң дә сихәте күп була. Карлыган яфрагыннан кайнатылган чәй ашказаны өчен дә файдалы. Яфрактагы табигый антиоксидантлар агулы матдәләргә каршы тора һәм аларны организмнан чыгара ала.
Кара карлыган яфрагы составында эфир майлары һәм фитонцидлар, С витамины, магний, кальций, калий, фосфор күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев