Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Карлы яңгыр": алдагы көннәргә һава торышы билгеле

Матбугат.ру сайты хәбәр итүенчә, Россиянең Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина "Российская газета" га 14 сентябрьдән соң кинәт суыта башлаячак, дип сөйләгән.

  "Матбугат.ру" ачыклаганча, шимбә көннән Мәскәүдә һәм Үзәк округның төньягында көндезге температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, 15-16 сентябрьдә көндез-11-17, төнлә наибары 3-8 градус булачак. Бу нормадан түбәнрәк, ди белгеч.

        Ленинград, Псков, Новгород, Вологда һәм Архангельск өлкәләрендә һәм Карелиядә дә шундый ук хәл күзәтелә. Бу төбәкләрдә көндез 13-19 градуска кадәр җылы, төнлә урыны белән 2 градуска кадәр салкын була.

          Көнбатыш Себердә төнге кыраулар булачак. Иркутск өлкәсендә һәм Камчаткада төннәрен 5 градуска кадәр салкын, Приморье краенда 2 градуска кадәр салкын көтелә. 12 сентябрьдә Таймырда карлы яңгыр көтелә.

        Россиянең Көньягында җәйге җылылык әлегә саклана — көндез һава температурасы +30 градуска кадәр җылыначак, популяр курортларда су температурасы — 25 тән 21 градуска кадәр булачак.

Реклама

    Ә бездә?! Ә Сабада салкынча, көзге һава сакланачак. Көннәр болытлы һәм яӊгырлы булыр, дип көтелә.

 

Фото: https://pixabay.com

 http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев