Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кариев театры Саба районына гастрольләргә җыена

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-28 нче гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була.

Сабалылар кичен "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" музыкаль комедиясен карый ала.

Спектакльне түбәндәге авылларның мәдәният йортларында карый аласыз:

22 гыйнвар - Иске Икшермә

23 гыйнвар - Тимершык

24 гыйнвар - Эзмә

25 гыйнвар - Югары Симет

26 гыйнвар - Явлаштау

27 гыйнвар - Кече Кибәче

28 гыйнвар - Кече Шыңар

Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук Сабада балалар өчен "Светофорда кунакта" спектакле булачак. Аның үткәрелү вакытын һәм урынын аерым хәбәр итәрбез.

Сезне спектакльләребездә көтеп калабыз!

http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев