Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Карбыз да, бәрәңге дә шәп булды

Арча районы Урта Сәрдә авылында Сабировлар гаиләсенең бакчасында карбыз уңышы бик шәп булган. Рафина апа белән Илдар абый аны ел саен үстерәләр һәм уңдырыш елдан ел яхшырак. Без исә бәрәңгене инеш буенда үстерәбез.

— Карбызны быел аз утырттык. Шуңа да карамастан, кечкенә генә җирдән дә күп уңдырыш алдык. Сорты – “Сахарный малыш”, – ди Рафина апа. — Майда карбыз парникта тишелде. Бер айдан тышка чыгардык, җиргә 3 см тирәнлектә утырттык. Ике көн саен су сиптем. Ел саен хайван тизәге белән суны кушып, яхшылап болгатып, әчетке ясыйм. Уң көнгә шулай калдырам. Әзер булгач, карбызларга тидерми генә, айга бер тапкыр төпләренә салам. Бик булыша. Бу — күптән сыналган ысул. Сентябрь башында уңышны авыз итеп карарга насыйп булды. Өлгергән, бик тәмле, баллы.

 
Ә без исә бу атнада бәрәңге алдык. Аны без ике бакчага утыртабыз. Берсе – инеш буенда. Туфрагы дымлырак, шуңа анда уңдырыш ел саен яхшы була. Ике бакчада да бәрәңге шаккатмалы эре. “Чародей” һәм “Невский” дигән сортлар аеруча да шәп. Казырга да, җыярга да күңелле. Ваклары бик аз чыга.
 
Соңга елларда бәрәңгене алгач, җирне тырмалап, бакчага гәрчич чәчәбез. Салкыннар башланганчы ул үсеп, чәчәк атарга өлгерә. Ә язын аны сукалап, шул урынга бәрәңге утыртабыз. Һәр елны чиратлаштырып, черемә дә, ак һәм кызыл төстәге ашлама да керткәлибез. Төрлечә тәҗрибә үткәреп карыйбыз.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://pixabay.com/photo-1499393/

---
Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев