Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Караклыкның иң таралган төре һич курыкмыйча кибетләрдән ризык урлау икән.

Нишлисең, ашказаны сулыгып-сулыгып ризык сораганда курку турында уйларга рәт калмыйдыр, күрәсең.

Русия Эчке эшләр министрлыгы отчетында да, BIT компаниясе тикшеренүләрендә дә кибетләрдән ризык урлау очраклары арту билгеләнә.

Берничә ел элек күбрәк кыйммәтле исерткеч эчемлекләрне кибеттән яшереп алып чыгарга маташсалар, хәзер ашамлыкка “кул сузалар”. Күбрәк караклар сыр һәм колбасага өстенлек бирә. Шулай ук кофе, кәнфит эләктергәннәрне дә тота икән сакчылар.

Парфюмерия кибетләреннән күбрәк тушь һәм помада югала. Аларны урлаучыларның 76 проценты - хатын-кызлар. Азык-төлекне ир-егетләр ешрак урлый – 75 процент, дип яза “РИА Новости”.

 


Фото: Социаль челтәрдән

Автор: Идрис Саитгалеев

 

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев