Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Карабодай ярмасына бәяләр арта

Тары ярмасы да кыйммәтләнгән. Ботка ашамыйча гына торырбызмы?

Карабодай ярмасын җитештерүчеләр ваклап сату челтәрләренә үз продукциясенә бәяләрнең артуы турында хәбәр итә, бу хакта "Ведомости" басмасыннан билгеле булды.

Ретейлерлар ярманы күпләп сату бәясе 5-50 процентка артыр дип фаразлый. 2020 елда ваклап сатуда ярма сатып алучы гражданнар өчен продукциянең бәясе 5-10 процентка артырга мөмкин. Алар билгеләп үткәнчә, бәяләр арту соңгы берничә елда, дөресрәге, 2017 елдан бирле күзәтелмәгән. Шунысы кызык, "Росстат" исәпләүләре буенча, 2018 елда ярма бәясе төшкән товарлар арасында лидер булып чыкты, алар 15,8 процентка түбәнәйгән.

Басма Русия Ашлык берлеге вице-президенты Александр Корбутның "Карабодай бәясе - мәңгелек таган», дигән сүзләрен китерә. Аларга хаклар арта башласа, аграрийлар чәчүлекләрне арттыра һәм, киресенчә.

Күп кенә чит илләрдә карабодай ярмасын бөтенләй кулланмыйлар әле, яшиләр, алай да. Иң мөһиме, бәрәңге черемәсен...

Кызыл таң.

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев