Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Карабодай ник очсызлана?

Озакка сузылган паузадан соң, хатын кибеттән өйгә карабодай күтәреп кайтты. 2013 елда, әле Кырым түнтәрелеше башланганчы ук, йомырка һәм карабодай сикерешен хәтерлисездер. Менә шул вакыттан башлап, без гаиләдә килосы 70-80 сумнар тирәсендә биегән карабодайга бойкот игълан иттек.

Ашарга акча булмаганнан түгел, массакүләм психозга кушылырга теләмәү­дән эшләнде бу гамәл. Горбачев чоры дефициты без­нең халыкны бәя күтәрелгән саен товарга ябырылырга өй­рәтте. Аннан соңгы елга мең процент инфляцияле туксанынчы еллар вәзгыяте кибет киштәләрен штурмлауны шартлы рефлекс дәрә­җәсенә күтәрде. Халык акчасы җит­кән кадәр азык-төлек туплап куярга өйрәнде. Акча булмаса, кредит коллыгына төшү­дән дә куркып тор­мады. Авыл халкы ки­беттән яздырып алуны гадә­т итте. Мо­нысының бер яхшы ягы бар: процент түләт­миләр. Менә шулай әҗәткә керә-керә товар җыярга өйрәндек. Сәү­дәгәрләр өчен бик отышлы гадәт иде бу. Халык ябырылган саен, алар бәяне күтәр­деләр. Бәя­ләр күтәрелгән саен, халык кибет киштәләрен штурмларга күнекте. Бөтен дөнья­да кризисның төп билгесе бәяләр төшү булса, бездә исә ул һәрвакытта да товар хакларының түшәмгә сике­рүе белән аваз бирә иде. Һәм менә, ниһаять, бездә дә беренче тапкыр классик кризис билгеләре күзәтелә: бәя­ләр индексы түбәнгә таба тәгәри башлады.

Безнең өйдәге азык-төлек шкафы­ның киштәсенә 25 сумлык карабодай кайтып урнашты. Без әле аны пешереп тә бе­тер­мәдек, хатын кибеттән янә яңалык ияртеп кайтты: авылда яңа ачылган кибеттә бу азыкның бәясе 21 сумга кадәр түбәнәйгән икән. Капчыгы мең сигез йөз сумга төшкәч алып куйган шикәр комы өстәл астында моңаеп утыра, дөрес булса, аны хә­зер мең өч йөз илле сумга да алып була, диләр. Килосы 215 сумга кадәр күтәрелгән лимон бәясе башта 135 сумга кадәр шиңде. Әле кичә генә карадым: бу җимешне хәзер 115 сумга да алырга мөмкин икән. Чикләвекләр күзгә кү­ренеп очсызланган. Кризис алдыннан алар безнең көн­дәлек рационда иде. Сатылмый торып, сыйфатларын югалтып бетермәгән булсалар, менюга аларны яңадан кертәсе булыр, ахрысы.


Кулланучы өчен бәяләр төшү - җанга сары май булып ята торган күренеш, әл­бәттә. Ләкин икътисад өчен, бигрәк тә товар җитеш­те­рүчеләр өчен бу - бик зур минус. Чөнки бәяләр барлык товарларга да пропорциональ төшми. Менә карагыз: сөтнең сатып алу бәя­ләре түбә­нәй­гәндә, ягулык бәялә­ре хө­күмәт тырышлыгы белән күзгә күренеп үсә. Әле түбән бәядән дә җитеш­тергәнеңне урнаштырып бе­терү - мөш­кел эш. Арадашчылар һәм алыпсатарлар сайланалар, тегенди-мон­дый таләпләр куеп, җитеш­тергәнеңне кире кайтаралар. Чит илдән кертеп тутырылган продукция бе­лән көндәшлек итү кыенлаша. Җитмәсә ил хөкүмәте, са­лымнарны һәм акцизларны күтәреп, икътисадның эченә тибә, нечкә җиреннән тарткалый. Реаль хезмәт хак­лары кимү сәбәпле, ха­лык­ның сатып алу сәләте кими. Хәзер инде кешеләр, банк процентларын каплау өчен, микрофинанс оешмаларыннан алты йөз процентлы кредитлар ала. Базарга керәсең, кеше юклыгы күзгә ташлана.

Сатучылар моңая­лар. Бары тик салым ташламаларыннан иркен файдаланган олигархлар гына әлегә кадәр үзләрен көр күңелле тота иде. Тик Америкада яңа санкцияләр исемлеге игълан итү көне якынлашкан саен, аларны да курку һәм эч пошу баса. Халык кесә­сеннән талап һәм урлап җый­ган миллиардлар чит ил банкларында биклә­неп калу алдында тора. Дөрес, ил хөкү­мәте мафиоз капитал иялә­рен ил эчендә төрле өстен­лек­ләр вәгъдә итеп юатырга тырыша.

Без­нең җилкәгә яңа салымнар өю хисабына, алар­ның байлыгын сакларга ниятли. Әм­ма гаиләләре чит ил­дә яшә­гән, үзләре дә монда кунакка кайткан кебек кенә йөргән бай "патриотлар" бик сөенә алмыйлар шул. Россия моңа кадәр менә дигән савым сыеры иде. Күпме те­лисең, шуның ка­дәр сыгасың, шуңа өстәп әле күкрәгеңә орден-медальләр дә тагалар. Дәү­ләт тагарагыннан сиңа мул итеп заказлар ява: өч тиенлек това­рыңны өч мең сумга сатып алалар, сыйфаты бер тиенгә ярамаса да, моңа күз йомалар. Шундый иркен көннәр бетәр микән­ни? Ха­лыкның йолкынган каз хә­лендә калуы сәүдә капита­лының балда-майда йөзүенә чик куя башлады бит инде әнә. Югары сортлы он беткәч, яңа онга заказ биреп шалтыратабыз. Теге оч­тагы мобиль телефоннан аһ-зар ишетелә: халыкның акчасы юк, сатып булмый башлады, диләр. Онның бәясе дә печ­тек кенә арзанайган икән.


Газета хәбәрчесе Татарстан районнарындагы бәя­ләр индексын карап утырды. Төрле район базарларында бәяләр төрлечә. Карабодай диапазоны 21 сумнан 60 сумга кадәр. Әмма, гомумән алганда, үткән ел ахырында һәм бу ел башында бәяләр күп кенә позиция­ләрдә тү­бән­гә таба китә башлаган. 10 гыйнвар мониторингында кара чәйгә бәя индексы, мә­сәлән, республика буенча - 97,5 про­цент, арыш ик­мәгенең индексы - 99,3 процент, карабодай күрсәткече - 99,6 процент. Дөрес, бәясе күтә­рел­гән азык-төлек тә җи­тәрлек. Ләкин 27 декабрь таблицасында да, хәтта аннан алдагы атналарда да, Яңа ел алды кызуы булуга карамас­тан, бәя­ләр түшә­мен түбә­нәйткән бай­так азык-төлек табарга мөмкин.

Россия төбәкләрендә торак бәяләре төшү турында хәбәрләр еш ишетелә. Мондый шартларда ипотека кредиты, куллану кредиты алу кебек мә­шә­кать­ләрне читкә куеп, бәя­ләрнең тагын да төшүен көтеп утыруың хәерле булыр иде, әлбәттә. Әмма безнең халык моңа ия­ләнмәгән шул, чөнки бе­ләбез: ил хөкүмәтенә ниндидер финанс провокациясе оештырып, бәяләрне тагын күккә чөю берни тормый. Ә болай әлегә долларны 60-70 сумга алучылар йөрәген корт кимерә: чит ил валюталары очсызланды, товарны яңадан чит илдән ташу отышлы була башлады. Сөт җитештерүгә инвестиция ясаучылар зарлана әнә: "Читтән бер елга җитәрлек коры сөт кертеп тутырганнар, без­нең сөтне алырга телә­миләр", - диләр. Тик Кремль­дә никадәр генә тырышмасыннар, ил икътисадын җимереп үк бетерә алмыйлар әлегә. Бизнес тартыша, эшмәкәрләр җан тире белән ил тәгәрмәчен алга таба сөйри. Рейдер һөҗүм­нәре, салымнарны күтәрү, эш кешеләрен эзәр­лекләү сәя­сәте дәвам ит­кәндә, көч кайчанга кадәр җитәр, анысы билгесез. Чиновниклар башбаштаклыгына җитеш­тергән товар­ның бәясе дә төшү килеп кушылгач, ега алырлар, бәл­ки, илне? Мондый шарт­ларда безгә Россия җиме­рекләре астыннан исән-сау чыгу дигән стратегик максатны да куярга ки­рәк булачак.

("Ватаным Татарстан", /№ 14, 31.01.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев