Саба ТВ

"Кара җомга" якынлаша

Көнбатыш илләрендә үткәрелеп килүче «кара җомга» дигән акция Русиядә дә әкренләп традициягә әйләнеп маташа. "Кара җомга» - исемендә «җомга» дип басым ясалса да, бер генә көн түгел, ә гадәттә дүрт көн дәвамында кайбер кибетләрдә товарны 50 процентка кадәр ташлама белән сату ул.

Быел бу акция безнең илдә 23-26 ноябрьдә үтәчәк. Социологлар шул уңайдан сораштыру уздырып, халыкның моннан ни дәрәҗәдә файдаланасын ачыклаганнар. Җаваплардан күренгәнчә, русиялеләрнең 53 проценты бу көннәрдә кибетләргә һөҗүм оештырырга планлаштыра. Аларның күпчелеге зур ташлама белән көнкүреш техникасы һәм электроника сатып алырга җыенуын әйткән. Кайберләре кием-салым, кемдер парфюмерия-бижютерия алырга уйлый икән.
Гадәттә, алдагы елларда «кара җомга» көннәрендә нигездә вак-төяк әйберләр генә алсалар, быел халыкның суыткыч-телевизор, смартфон ише зур товарларга исәп тотуын экспертлар русиялеләр кулында акча пәйда була башлавы белән бәйләп аңлаталар.

---
Татарстан яшьләре

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: