Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Каһәр суккан шлагбаум

Юмореска - Нәрсә сөйләнеп утырасың? - Менә, мин әйтәм, карчыгың күптән теге дөнья кешесе инде, син генә йөрисең берьялгызың аптырап. Сигезенче дистәне тутырасың бит. - Күпме бирелгән - шул хәтле яшәргә инде. Теге дөньясына Писмәнке станцысыннан поезд йөрми бит, утырып кына китәсе килгән чаклар була кайвакыт. - И, аптырап утыра,...

Юмореска

- Нәрсә сөйләнеп утырасың?
- Менә, мин әйтәм, карчыгың күптән теге дөнья кешесе инде, син генә йөрисең берьялгызың аптырап. Сигезенче дистәне тутырасың бит.
- Күпме бирелгән - шул хәтле яшәргә инде. Теге дөньясына Писмәнке станцысыннан поезд йөрми бит, утырып кына китәсе килгән чаклар була кайвакыт.

- И, аптырап утыра, кичләрен чыккала син ул станцы тирәсенә. Ыспай киенгән егетләр, күбрәк буталып йөрсәң, фамилияңне дә сорап тормаслар, теге дөньяга бара торган поездга утыртып та җибәрерләр.
- Сине бик еш шул станцы тирәсендә күрәләр ди, ниләр майтарып йөрисең анда?
- Ишетмәгән идеңмени, кәҗәмне харап иттеләр бит минем шунда.
- Ни булды соң? Поезд таптаганмы?

- Менә болай булды. Кәҗәм югалган иде минем. Шул тимер юл тирәсендәге бакчалар эченнән эзләп таптым мин моны.
- Шунда хәтле барып җиткән! Безнең бакчаларны аркылысын буйга айкап йөреп туйган булган, күрәсең.
- Муенына бау бәйләп җитәкләп кайтам, теге, шәһәргә кергәндә шлагбаум бар бит әле, шунда килеп җиткән идек. Карыйм, поезд килә. Тимер юл аша чыгып өлгерми калдым, сары жилетын кигән хатын шлагбаумны төшереп тә куйды. Yз хайваным булса да, кәҗә - кәҗә инде ул, чыкмый тимер юл аркылы! Ярый инде, мин әйтәм, поездның үтеп киткәнен көтик. Басып торабыз шулай шлагбаум янында, поезды да бик озын булды моның, очы һаман күренми. Минем артта матаенда бер мукшы абзаң көтеп утыра. Аның артында - җигүле ат, аттан соң «BMW» тора. Вагоннарны санап басып торам, бервакыт, мин сиңа әйтим, ниндидер тавыш! Артка борылып карасам - пыр тузып сугышалар! Теге «BMW» шуфиры мәш килеп мукшы абзаңны бәргәли. Көпә-көндез кеше кыйнатып булмый бит инде, кәҗәне шлагбаумга бәйләп куйдым да, киттем боларны аерырга.

Реклама

- Йә, йә, ни булып бетте?
- Икәүләшеп хәл беткәнче кыйнадык теге шуфирны. Күбрәк мукшы абзаң кыйнады инде, мин: «Иаха», дип кычкырып, тегенәргә дәрт өстәп тордым.
- Ни өчен сугышканнар соң, нәрсә бүлгәннәр?
- Матай артында ат тора иде дидем бит, менә шушы ат матайның бишегенә үрелеп иснәнә башлаган. Ә теге мукшының анда банка белән самае булган икән. Абзаң борылган да, атның маңгаена тондырган берне! Ат куркып китеп, артка чигергән дә, арбасы белән арттагы «BMW»ның фарасын ваткан. Менә шуннан киткән талаш, сугыш!
- Ат хуҗасы нәрсә караган?
- Ул арбада йоклаган, яхшы гына салган булган. Ахырдан да уянмады ул, минем «Иаха» тавышына да исе китмәде. Шуннан соң нәрсә, сугышып аргач, гаеплене ачыклый башладык. Ат хуҗасы исерек, йоклый, ул монда гаепле түгел. Мукшы абзаң гаепле, дияр идең - ул ватмаган, бары тик атны гына куркыткан, «әгәр самай банкасын аудармаган булса, сукмаган булыр идем,» - ди. Кыскасы, шулай талашып басып торабыз, карасам, поезд үтеп киткән, теге сары жилетлы хатын шлагбаумны күтәргән! Ә шлагбаумда минем кәҗә асылынып тора! Бәйләп калдырган идем бит. Каһәр суккан шлагбаум!

- Кычкырган тавышын да ишетмәдеңме?
- Кая ишетәсең анда, тегесе акыра, бусы бакыра. Кәҗәне күргәч барысы да тынды, жәлләп тә куйдылар үземне. Теге мукшы ауган банка төбендә калган самаен салып бирде. Шуны эчеп куйгач бер еладым, кәҗәмне кочаклап.
- Самай кәҗәне генә түгел, әллә кемне дә кочаклата ул!
- Кәҗәне җайлап кына «Волга» машинасына салып илтеп күмдек. Жәлке булды инде, ничә ел бергә гомер иттек бит. Шул кәҗә өчен кампинсацы сорап йөрим һаман.
- Берәр нәрсә вәгъдә итәләрме соң?
- Станцы нәчәлниге миннән качып йөри, тота алганым юк.
- Теге сары жилетлы хатын нәрсә ди?
- Нәрсә дисен, поезд үтеп китүгә шлагбаум кнопкасына баскан да, безнең янга йөгереп килгән булган, разбиратсы иткәнне карарга. Кәмит карыйсы килгән.

- Исемен булса да сорарга идең.
- Ни эшкә соң аның исеме?
- Бөтен тирә-күрше исеменнән рәхмәт хаты язган булыр идек, шул кәҗәң күпме нирвыны ашады бит инде.
- Сиңа сөйләгән мин юләр, сигезенче дистәне тутырасың, кешедән көләргә генә булсын сиңа. Минем кәҗәмә, әнә, биш яшь тә юк иде.
- Шушы биш ел эчендә йөз егерме биш тапкыр бакчама керде ул! Ярар, бик бетеренмә, әйдә әле, миңа керәбез, күптән тамак кычытып тора иде. Котылган инде кәҗәң дә, ниләр генә әйтеп сүкми идек үзен, тотып кыйнап та караган идем. Котылган инде, без дә котылдык… Башка күршеләр беләме соң бу хәлне?
- Белә, белми каламы соң! Әллә кайдан ук күреп, елмаеп исәнләшә башладылар. Яхшылар икән, күршеләрне әйтәм. Күргән берсе кәҗәм турында сорашып, хәлемне белешәләр, чәйгә кыстыйлар.
- Шатлыктан нишләргә белмиләр, диген…
- Нәрсә дисең?
- Кайгыңны уртаклашалар, дим.
- Станцы нәчәлниген тотып булмый әле. Кәҗә сорыйм мин аңардан.
- Әйдә, керик әле миңа, күптән бергә табын артында утырган юк. Вәт дөнья, диген, ә! Станцы нәчәлниге табылмаса гына ярар иде инде…

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев