Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кар сатып акча эшлә

Кыш әкренләп ахырына таба бара. Кышкы күңел ачуларга вакыт биреп, рәхәтләнеп кар атышып, таудан шуып калырга ашык. Кар йомарламнарын ясаганда кулларың туңа, перчатка-бияләйләрең юешләнә, дисеңме? Америкада синең кебекләр өчен менә дигән җайланма уйлап тапканнар. Vc.ru хәбәр иткәнчә, Space150 американ реклама агентлыгы Миннеаполис (Миннесота штаты) шәһәрендә кар йомарламнары сата торган автомат...

Кыш әкренләп ахырына таба бара. Кышкы күңел ачуларга вакыт биреп, рәхәтләнеп кар атышып, таудан шуып калырга ашык. Кар йомарламнарын ясаганда кулларың туңа, перчатка-бияләйләрең юешләнә, дисеңме? Америкада синең кебекләр өчен менә дигән җайланма уйлап тапканнар. Vc.ru хәбәр иткәнчә, Space150 американ реклама агентлыгы Миннеаполис (Миннесота штаты) шәһәрендә кар йомарламнары сата торган автомат урнаштырган. Бер йомарлам бәясе - $1 (56 сум тирәсе). //Ялкын//

Һәрбер йомарлам аерым банкага урнаштырылган, аңа җитештерелү датасы язылган. Автоматтагы слоган "бер йомарламны өйгә алып китеп, дустыңа атарга" тәкъдим итә. Барлыгы автоматка 500гә якын кар йомарламнары сыя. Автомат куючы фирма әлеге йомарламнар "Чын миннесотаннар тарафыннан кулдан ясалып, савытларга урнаштырылганын" гарантияли.

Әлеге йомарламнарның сәүдә маркасы да бар - алар "Миннесота йомарламнары" дип атала. Space150 креатив директоры Брок Дэвис сүзләренчә, автомат 2018 елда Супербоул (Америка футболы буенча финал, Галәмнең иң текә һәм кыйбатлы спорт тамашасы) узган шәһәрне (ә бу, син инде аңлаганча, нәкъ менә Миннесота булган) рекламалау өчен кирәк булган:

"Без үзебезнең елына 6-7 ай буе шактый салкыннары белән аерылып торучы регионыбызны тәкъдир итәрлек берәр нәрсә уйлап тапмакчы идек. Кар йомарламнары сату буенча автомат моның өчен бер дигән булды".

Реклама

5 февраль көнне булып узган Супербоулга бөтен Америкадан йөзләгән меңнәрчә спорт җанатары килгән була. Кыю һәм креатив егетләрнең инициативасы уңышка ирешкән, дип ышанасы гына кала.

Дэвис кар сатудан алынган барлык акчалар да хәйриягә, аерым алганда Миннесота шәһәре балаларына табигать, әйләнә-тирә белән якыннанрак танышырга ярдәм итә торган Wilderness Inquiry оешмасына җибәреләчәк, дип вәгъдә итте.

Кар иле Россиядә мондый автоматларны ел әйләнәсенә тутырып торырлык чимал бар бит, җәмәгать! Без - байлар.

Фотолар «Ялкын» җурналы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев