Саба ТВ

Канатлы ракеталар...

Үткән атнада тышкы сәя­сәт мәйданында атом-төш кылычлары чәкеште. Башта Кремль лидеры россия­ле­ләрне атом-төш гарасатында һәлак булып җән­­нәт­кә керү перспективасы белән шатландырды, аннан соң Вашингтонның җирән харизматигы АКШ­ның Россия белән төзелгән кыска һәм уртача ерак­лык­ка очучы ракеталар турында (РСМД) килешүен­нән чы­гачагы турында игълан итте.

Валдай кәнәфиендә утырып православ чиркәве канаты астында илдәшләренә җән­­нәткә путевка вәгъдә ит­кән авызның сүзләре блогерлар һәм сәясәт аналитиклары арасында өлешчә шок, өлеш­чә шаярту тудырды. Әлбәттә, планетада глобаль атом-төш сугышы булмаячак, күпләп юк итү коралы һөҗүм итү өчен түгел, ә сугыштан тотып тору өчен хезмәт итә. Һәм тиле-миле сүзләр сөйләп, бар халыкны шаккатырган лидерларны психиатрда тик­шертү файдасыз. Бер нәрсәне төше­нү кирәк: пропаганда мәйда­нына шундый сүзләр ыргытылган икән, халыкларны кор­­бан булырга әзер­лиләр. Зур күләмдә байлык­лар туп­лап, аларны банк хисапларына, бир­жа акциялә­ренә әй­ләнде­реп куйган олигархик катлау һәм сәяси лидерлар бер дә җәннәт ишеген шакырга ашык­­мыйлар әле. Әмма ке­шеләр аңына зур сугыш идеясе сеңдерелә. Россия өчен үз лидерының саташуы түгел, Америка ягының утыз елдан артык сакланып килгән киле­шүне өзәргә җыенуы куркынычрак. Бу инде ашкынып ко­раллануның яңа этапка чыгуы һәм безне үткән гасырның сик­сәненче еллар башына кай­тарып ташлавы дигән сүз. Хәтерлик: нәкъ менә шул чакта СССРда куәтле икътисади кризис башланып, берничә ел эчен­дә аны кабергә кертте. Америка ягы, кыска һәм уртача ераклыкка очучы ракеталарны яңадан ясап, Европага китереп урнаштырса, Рос­сиягә ул куркынычка җавап бирү өчен бик күп акча түгәргә туры килер, әмма барыбер стратегик өстенлек янкилар кулында калыр иде. 

1980 елларда андый ракеталар СССР­ныкы – ГДРда, АКШныкы Көнба­тыш Герма­ниядә тупланган иде. Әйтик, Сэм агай кызыл төймәгә басып, советларны җәһән­нәмгә озатырга телә­сә, аның ракеталары СССР­ның Европа өлешенә 6-7 минутта килеп җитәчәк, ә совет баллистик ракеталарына АКШка очу өчен күпкә озаграк вакыт таләп ителә­чәк иде. Андый шартларда советлар җавап итеп атом-төш уты ачарга өлгермәскә дә ихтимал иде. Куркыныч булса да, Америкага түгел, Европага гына янады. Бүген вәзгыять тагын да аянычрак: канатлы үлемне янкилар Польшада һәм Румы­ния­дә урнаштыра, хәтта Грузиягә китереп, Кавказ тауларыннан да безгә яный алалар һәм аларның очу вакыты чамасыз кыскара. Бу Россия өчен бер дә отышлы вәзгыять түгел, Европа өчен дә.

 

Шуңа күрә Трамп бел­дерүе Германиянең һәм Рос­сиянең сәясәт акулаларын каушатты. Трамп­ның Милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе Джон Болтон соңгы көн­нәрдә нәкъ шушы мәсьәлә буенча сөй­лә­шү өчен Мәскәүгә килде. Максат аңлашыла инде: Трамп администрациясе, РСМД килешүе белән Мәс­кәүгә басым ясап, аны мө­һим юнәлешләрдә чигенер­гә мәҗбүр итәргә тели.

 

Ихтимал, доллардан баш тарту идеясен дә чүплеккә ташлатырга тырышырлар. Монысы Америка ягы өчен Рос­сиянең атом-төш очлыклы ракеталарыннан куркы­ныч­рак чөнки. Халыкара мәй­дан­да артык кыюланып киткән Мәскәүне башка мәсь­ә­ләләрдә дә сындырырга омтылырлар. Кремль­­дә Трамп басымыннан курыксалар, канатлы ракеталар Европага кил­мәс, Мәскәүдә исә халыкка бик сиздер­мичә генә Вашингтон кубызына бии башларлар. Юк икән, безне ашкынып кораллану һәм ыштансыз калу перспективасы көтә, чөнки Россиянең икътисади потенциалы Армата танкларын күпләп җитеш­терергә дә җитәрлек түгел бүген. Трамп исә үз хәрби-сән­ә­гать комплексын заказлар белән тәэмин итеп, эшсезлек проблемасын берникадәр чишәр.

Алтын сум: хыялмы, өметме?

 
Моннан ике айга якын элек, август ахырында, без, ватанымтатарстанлылар, Россиядә алтын акча кертү перспективасын тик­шергән идек. Алтын белән тәэмин ителгән кәгазь акча кертү Россияне изо­ля­цияләнү куркынычыннан да, бүгенге көннең икътисади проблемаларыннан да азат итәр иде. Безнең ул идеяне Евразия үсеш банкы рәисе Андрей Бельянинов күреп алган һәм ”Плеханов форумы: актуаль диалог” дигән конференциядә кү­тәреп чыкты.

 

Ул алты ил өчен 1944 елда капиталистик державалар Бреттон-Вудста төзегән килешүгә охшаган килешү төзергә, ягъни Россия сумын алтын белән тәэмин ителгән кәгазьгә әйләндерү һәм аны Россия, Казахстан, Белоруссия, Таҗикстан, Әрмәнстан һәм Кыргызстан өчен уртак валюта итү идеясе белән чыга. Шәп идея, билгеле, әмма хәзерге шартларда тормышка аша торган түгел. Алтын белән тәэмин ителгән акча функциясен хәтта доллар да күтәрә алмады, чөнки риба системасы һәм биржа спе­ку­лянт­ларының халык­ларны талавы бе­лән алтын акча янәшә тора алмый. Теләсә кайсы тугызынчы класс укучысы исәпләп бирә ала: ул кадәр процентларны түләү өчен һәм биржа куыкларын кабарту өчен бөтен Җир шарындагы алтын да җитмәс.

 
Чып-чын алтын акча кертим дисәң, хәзерге банкларны ябарга, процент капиталыннан бөтенләйгә баш тартырга, Мә­с­кәү биржасын куып таратырга, кыйм­мәтле кәгазь дип аталган әҗәт акчаларын мичкә ягып бетерергә кирәк булыр иде. Боларны эшләсәң, бер олигарх та калмаячак, куыклардан торган бар байлыклары шиңеп бетәчәк. Чынлап та бай булу өчен, җи­тештерү мәйданнарын эш­ләтеп җибә­рергә, әҗәт кәгазьләре түгел, продукция сатарга туры киләчәк. Кытай ширпотребыннан баш тартып, үзеңнекен булдырырга ягъни. Ә болай гына алтын акча кертсәң, безнең бөтен алтын җайлы гына Кытай чүпрәге өчен чин иленә, белорус сөте өчен Бело­руссиягә күчеп бетәчәк. Без аның бик азын гына нефть сатып кире кайтара алачакбыз. Шуңа күрә Россиядә дә, хәтта АКШта да алтын белән тәэмин ителгән акчага кайту бүген мөмкин түгел. Бөтен проблемаларын акча станогын эш­ләтү белән чишәргә гадәтләнгән Үзәк банк­лар алтын акча кертү идеясе белән килеш­мәячәкләр. 

 
Волгоградта әнә эре чиновникларның окладына 260 процентлык өстәмә түләү турында карар кабул иткәннәр. Чиновник­ларны узындыру өчен ул кадәр алтынны каян аласың? Менә шундый сәбәпләр аркасында, Бельянинов идеясе матур хыял гына булып калачак. Без исә август ахырында язган идек: ”Ерак киләчәктә алтын акча долларны да, башка кәгазь акчаларны да түнтәрәчәк, билгеле, әмма бу стратегик максатны бөтенләй башка төрле көч тормышка ашырачак”. Безнең ул фараз үз көчендә кала. Ул тормышка ашканда, Евразия үсеш банкы да, аның рәисе дә булмаслар инде ләкин.

 
Рәшит Фәтхрахманов

 

Автобус аңлашылды, метро ничек?

 
Хәтерләсәгез, газетабызның алдагы саннарында кызыл автобусларда йөрү бәясенең арту мөмкинлеге турында бер­ничә тапкыр искәрткән идек. Җил исми, яфрак селкенми, диләр. Инде төгәл вакыты да билгеле. Өч айдан бу фаразлар тормышка ашар дип көте­лә.

 

Пассажирларга хезмәт күрсәтүче  автобусларның хуҗалары  документларны Татарстан Рес­публика­сы­ның Тарифлар буенча дәүләт комитетына тапшырган инде. Хәзер анда бәян ителгән яңа тәртипне хупларга гына калды. Шун­нан бәяләр 30-33 сум булачак.  Автобус турында аң­лашылды, кире кайту  юлы  ябык. Ә менә  халыкның яратып йөри торган транс­­портына әве­релгән метро ниш­ләр икән?


Моннан ике ел элек бәяләр барлык төр транспортта да берьюлы 25 сумга әверелде. Бер караганда, бик дөрес чишелеш иде бу. Бәяләрнең  бөтен җирдә бер төсле булуы халыкка  бик уңайлы булды, бердәм транспорт карталары булдырылды, түләгәндә бернинди буталчыклык тумады. Шуңа күрә мондый сценарийны  кабатлаулары  бик мөм­кин. Кыскасы, баш катырып торасы да түгел,  яңа кагый­дә­ләргә метроны, трам­вайны һәм троллейбусны өстәп кенә куясы. 11 нче, 43 нче автобус маршрутларына хезмәт күрсәтүче “Бай­лык N3” компаниясе вәкилләре дә шундый фикердә.


Ә “Метроэлектротранс”ның үзендә  ни уйлыйлар икән? “Казан порталы” сай­ты хәбәр иткәнчә, бу оешмада бик гади генә: “Планда бар”, – дип җавап биргәннәр. Әмма тәгаен кайчан икәнен  әйтүдән итагатьле генә баш тартканнар. Монда инде,  бер үк вакытта булмаса да, арасы әллә ни озак булмас дип фаразларга гына кала. Шунысы кызык: кызыл автобусларга гел юл ярырга  туры килә, ә калганнары әзер­гә-бәзер ияреп  кенә бара. Инде автобуслардагы зур бәягә ияләшкән халык метродагысына бармак аша гына караячак. Ди­мәк,  канәгатьсезлек сүзләрен дә тың­лар­га туры килмәячәк. Хәер, без үзебез дә “арта” дигән сүзгә ияләшеп беткән­бездер инде, күрәсең.

Кыш килми калмас


Иртә белән торып тәрәзәгә карасагыз, тирә-юньне ап-ак кар каплаган. Күңел ышанмыймы? Әбиләр чуагы, чын­нан да, озаккарак сузылды бит. Әмма, ничек кенә булмасын, бу көн ки­ләчәк.


Белгечләр әйтүенчә, безнең төбәктә кыш гадәттә октябрь ахырында – ноябрь башында башлана. Сәбәбе дә бар. Бу вакытта инде  температура, әле төшеп, әле менеп, 0 тирәсендә “кайнаша”. Әмма барыбер дә салкынаю ягына авыша. Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып ясалган статистик мәгълүматларга караганда, беренче кар 27 октябрь белән 1 ноябрь арасында күренергә мөмкин. Күп калмады инде. Тик, әйтергә кирәк, бу – беренче яуган кар җиргә ята да, кыш килә дигән сүз түгел әле. Кыш бабай  башта гадәттәгечә репетиция генә ясап карый. Температура тотрыклы төстә минус биш градуска җиткәч кенә чын кыш турында сөйләшергә мөмкин булачак. Монысы гадәттә 19 – 22 ноя­брь көннәренә туры килә. Әмма быел һава торышы бик үзенчәлекле. Шуңа алдагы елларга нигезләнгән фа­раз­ларга туры килеп бетмәскә дә мөмкин.


Быел октябрь аеның уртача температурасы дүрт градуска җылырак булды. Шуңа күрә белгечләр карның иртә  явуына да шикләнеп карый. Тик дөнья хәлен белеп булмый. Бу җәһәттән беренче чиратта Атлантик океанның  тәэ­сирен көтәләр. Ул тарафтан  безгә кыш­ның беренче яртысына җитәрлек җылы һава килер дип фаразлана. Шул ук вакытта  себер антициклоны да тик ятмаячак.  Көч җыя алса, коры һәм салкын һава торышы күзәтеләчәк икән.
Кыскасы, шунысы мәгълүм: табигать көчләренең кайсы җиңсә  дә, кыш килми калмас. Көтмәгәндә, бер төн эчендә килә торган гадәте дә бар аның. Шуңа күрә каршыларга әзерләнеп торсагыз, бер дә комачауламас.

Гүзәл Әхмәтҗанова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 153, 20.10.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: