Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Канап торган йөрәк ярасын бармагы белән каплаган": вәхши компаниядән зыян күргән егетнең могҗиза белән исән калу тарихы

Казан рестораннарының берсендә иптәшләре белән "бәби тәпиен юган" ике егет өчен бәйрәм киче аянычлы тәмамлана. Дистәдән артык пычак ярасы алган, бик күп кан югалткан егетләрне Республика клиник хастаханәсе хирурглары "теге дөньядан" тартып чыгара. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара.

2018 елның көзендә җиде дус егет "бәби тәпиен юарга" планлаштыра: берсенең яңа гына кызы туган була. 

Дүшәмбе көн, төнге сәгать 12ләр тирәсе. Егетләр шәһәрдәге рестораннарның берсендә җыела. Илнар Хөрмәтов сүзләренчә, икенче көнне эшкә барасы, шуңа күрә егетләр ул кичтә спиртлы эчемлекләр белән бик мавыкмый, берничәсе хәмердән бөтенләй баш тарта.

Егетләр утырган ресторанда тагын бер компания шау-гөр килеп күңел ача. Көтмәгәндә Илнарлар компаниясе белән чит компаниядәге егет арасында низаг чыга.

“Без дуслар белән бар янында сөйләшеп тора идек. Шундагы бер кеше белән сүзгә килдек. Белмим, нәрсә булгандыр, әллә күз карашыбыз ошамадымы аңа... Унбиш минуттан ул дусты белән безнең яннан үтеп китте һәм җилкәләре белән сугылып узды. Мондый хәлләр булгалый инде. Әлбәттә, без кисәтү ясадык. Җавапка дорфа сүгенү сүзләре ишеттек”, - дип сөйли Илнар Хөрмәтов.

Илнар берничә минуттан Руслан Гобәев исемле дусты белән бию мәйданчыгына керә. Шул вакытта теге егетләр әйләнеп килә. Бу юлы инде алар өчәү була һәм Илнар белән Русланга ташлана. Сугышып китәләр, һөҗүм иткән егетләр кесәләреннән пычак чыгара. Залда караңгы булу сәбәпле, дус егетләр боларның пычак белән кизәнүен башта күрми дә. Илнарның ияген яралангач кына күреп алалар.

“Берсе пычак белән яралаганнан соң, арттарак торганы мине җиргә егып, буа башлады. Залда бик караңгы иде, көчле музыка яңгырый, бөтенсе бии. Дуслар гына түгел, сакчылар да соң гына күрде”, - дип сөйли егет.

Пычак тоткан ир Русланга да ташлана. Егетнең йөрәгенә ике тапкыр һәм тәненә берничә мәртәбә кадый. 

“Руслан миңа аркасы белән борылган килеш, аңсыз ята иде инде. Пычак тоткан кеше миңа ташланды. Табиблар минем тәндә җиде пычак ярасы санады...” - дип сөйләде Илнар.

Сакчылар, дуслары йөгереп килә. Кемдер “ашыгыч ярдәм” чакыра, берничә минуттан яралы егетләрне Республика клиник хастаханәсенә китерәләр.

Табиблар әйтүенчә, егетләр авыр хәлдә була. Һәркайсы ике литрга якын кан югалткан. Руслан да, Илнар да аңсыз, тирән шок хәлендә, гомерләре куркыныч астында була.

Егетләрне абдоминаль һәм торакаль хирургия белгечләре кулларына тапшыралар. Операция бүлмәсендә төрле белгечләрнең бергә эшләве мультидисциплинар бригада дип атала. Егетләрнең корсак куышлыгында (абдоминаль хирургия) һәм күкрәк читлегендә (торакаль хирургия) яралар булу сәбәпле, операция бүлмәсендә берьюлы берничә белгечнең медицина ярдәме күрсәтүе таләп ителә.

Табиблар Илнарда җиде пычак ярасы саный. Бавыры, ике бөере, эчәклекләре зыян күргән була. Операция өч сәгать тирәсе бара. Бәхеткә, табиблар аның бөтен органнарын да саклап кала ала.

Фотода: Руслан Зефиров

“Мондый хәлләр булгалый. Безнең бүлектә авыр пациентлар күп. Ел саен безнең абдоминаль хирургия бүлеге аркылы 2,5 меңгә якын пациент уза. Аларның якынча 1,9 меңе – ашагыч рәвештә, еш кына бик авыр хәлдә китерелә. Без тәүлек әйләнәсе Казаннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан да пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәтәбез. Ул дүшәмбедә егетләрне төнге сәгать икеләр тирәсендә алып килделәр, минем смена иде. Русланга караганда, Илнарның хәле яхшырак иде. Алты көннән соң аны өенә чыгардылар. Ә Руслан дүрт операция кичерде һәм хастаханәдә ике айдан артык ятты”, - дип сөйләде хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире Руслан Зефиров.

Русланның яралары бик җитди, үпкәләре, йөрәге, ашказаны, эчәклекләре, диафрагмасы зарарланган була. Табиблар аның исән калуы бик шикле, дип туганнарын кисәтеп куя.

“Йөрәк яраланганда күп кенә пациентлар үлә, аларны хастаханәгә китереп тә җиткерә алмыйлар”, - дип аңлатты торакаль хирургия бүлеге мөдире Валерий Матвеев.

Фотода: Ринат Хисамов

Ул дүшәмбедә аның сменасы булмый, шуңа күрә яраланып беткән Русланны бүлекнең башка табибы – торакаль хирург Ринат Хисамов кабул итә. Мөдир сүзләренчә, ул кичтә Русланның тормышында нәкъ менә Ринат хәлиткеч роль уйнаган. Хастаханәгә килеп җитү өчен Валерий Матвеевка нибары 10-15 минут кирәксә дә, йөрәге яраланган кешегә һәр секунд мөһим.

Фотода: Валерий Матвеев

“Хастаханәгә китерелгәндә Руслан шок хәлендә, кан басымы юк дәрәҗәсендә булган. Йөрәк яралану билгеләре һәм аның тампонадасы күзәтелгән. Ринат Хисамов торакотомияне сул яктан эшли – күкрәк читлеген ача. Йөрәкнең карынчыгы һәм йөрәк алды үтәли җәрәхәтләнгән була. Мондый очрак бик сирәк күзәтелә. Һәм, Русланны үлемнән саклап калу өчен, Ринат Хисамов йөрәк куышлыгына ике бармагын кертә һәм шулай итеп кан агып торган яраларны каплый. Шушы хәлдә кузгалмыйча басып торып, минем килеп җиткәнне көтеп ала. Мин килгәч, яраларны тектек. Әмма беренче ярдәм күрсәткән табиб торакотомияне (күкрәк читлеген ачу) үз вакытында эшләмәсә, Руслан үлгән булыр иде. Яшь хирургның җитез реакциясе пациентның гомерен саклап калды. Соңыннан үпкәдәге, диафрагмадагы һәм ашказанындагы яраларны тектек”, - дип сөйләде Валерий Матвеев.

Руслан өч атнага якын реанимациядә ята. 25 килограмм авырлыгын югалта һәм тагын берничә операция кичерә. Башта фаразлар бик өметле булмый. Үзе әйтүенчә, табиблар аны "теге" дөньядан өстерәп чыгарган.

“Реанимациядә яткан вакыт төштәге кебек: әле аңыма киләм, әле тагын йоклап китәм, начар хәтерлим. Хәтта табиблар да минем исән калуыма 20 процент кына шанс биргән... Туганнар, дуслар минем исән калуымнан үзләре шок хәлендә иде. Бер операциядән соң өзлектем, дүртенче кабырганың бер өлешен алырга туры килде. Әле шушы көннәрдә генә хастаханәдән чыгардылар. Ләкин тиздән тагын бер операция көтелә. Соңыннан инвалидлык теркәячәкмен”, - диде Руслан Гобәев.

Егетләр хастаханәдә яткан вакытта, туганнарыннан тыш, алар янында көзге кичтә бергә ресторанга барган дуслары да кизү торган, янәдән йөрергә өйрәткән, төрлечә ярдәм иткән.

Җинаять эшен егетләргә һөҗүм ясалганнан соң ук кузгаталар. Башта анда сүз "сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү" турында бара, соңыннан “үтерергә җыену” дип үзгәртелә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, җинаятьчеләрнең берсе полициягә килеп гаебен таныган. Хәзерге вакытта тикшерү бара, шуңа күрә язмада бу хәлләрнең шаһитлары булган кешеләрнең фамилияләре үзгәртеп күрсәтелде. Тиздән суд булачак.

Илнарны өендә хатыны һәм ике баласы көтә. Ә Руслан ренимациядә яткан вакытта аның хатыны икенче баласына йөкле икәнен белә.

“Балаларыбызны күрү, аларны кочаклый алу иң зур бәхет... Моның өчен табибларга мең мәртәбә рәхмәт. Аларның безнең өчен нәрсә эшләгәнен аңлатырлык сүзләр дә табып булмый”, - дип өстәде Илнар.  

 

 

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: Михаил Захаров

https://intertat.tatar/society

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев