Саба дулкыннары

"Каената бер кәстрүл кайнар ашны авырлы киленнең башына каплый" [булган хәл]

Яңа ел бәйрәмнәрендә дус-иш, туган-тумача белән рәхәтләнеп аралашабыз, кунакка йөрешәбез, шул рәвешле, берничә көнгә генә булса да, гадәти эш-тормыш мәшәкатьләреннән арынып торабыз, күңелебезне җылы тәэсирләргә, якты хисләргә баетабыз. Шәхсән үзем, кунакка баруга караганда, тәмле ризыклар пешереп, бүләкләр әзерләп, якыннарымны үз өебездә кабул итәргә күбрәк яратам.

Кемне булса да сөендерү җаныма шатлык өсти, күңелгә рәхәтлек бирә. Быел да мул табын корып, улым белән киленемне, оныкларымны, яшьли тол калып, гарип бала тәрбияләүче күптәнге дустымны, күршебездәге ялгыз карчыкны кунакка чакырдым. Мөнирә әбекәй (исемнәр үзгәртелде):

"Чакыруыңа рәхмәт, күршекәем, әмма керә алмам шул, гафу итә күр, Яңа елны Казанда каршыларга дип, Волгоградта яшәүче туганнан туган сеңлем Нәзирә кайта. Сиңа сер итеп кенә әйтәм: туганымны сыйларга дип, тәм-том җыя торгач, ярты пенсиям кереп китте", - диде. Кунакчыл, ихлас күңелле кода-кодагыйларым - Әбелгас белән Мөнҗия хозурында, юмарт, керсез йөрәкле яшьлек дустым Нәфилә белән Илһамнарда берничә көн кунак булып, Казанга әйләнеп кайткач, Мөнирә әбинең хәлен белергә кердем. Карчыкның сөмсере коелган, хәле китеп, урын өстенә ауган, йөзе агарынган иде. Хәленең мөшкелләнүе ерактан кайткан, утыз ике ел күрешмәгән кунагының гадәтсезлегенә бәйле булып чыкты.

- Тәмам каныма тоз салды, чәченә чал төшкән, башына акыл кермәгән хәерсез, - дип сүкте туганнан туган сеңлесен әбекәй. - Шул вәгъдәсез бәндә аркасында Яңа елны берүзем каршыларга мәҗбүр булдым. Зарыгып, тилмереп көтсәм дә, ул ике тәүлеккә соңарып кайтты. Тоткарланам дип чылтыратса ни була, ә мин юлда берәр яман хәлгә тарыгандыр дип, кайгырып үлә яздым. Табын тулы затлы ризыгым әрәм булды.

Җитмәсә, тыйнаксыз кунагым миннән туксан төрле гаеп табып, теңкәмә тиде. Үзе берөзлексез бай яшим дип мактана тагын, бала чагында үзен карап үстерешкән, караңгы мишәр авылыннан нурлы Казанга алып килеп, төшемле эшкә урнаштырган, бирнәсен әзерләшеп, әйбәт кешегә кияүгә биргән, Волгоградка чаклы барып, туй чыгымнарын күтәрешкән Тәти апасына алып кайткан күчтәнәче - 7 конфет! Йөз граммлы ул капны каян тапкан диген?! Саран гына түгел, карун шул ул. Бар белгәне - акчаны янга калдыру, кеше хисабына баю. Борынгылар "симергән тавыкның арты бөрешә" дип белмичә әйтмәгән. Бу да шундыйга әверелгән. Стенкадагы затлы савыт- сабамны күргәч: "Күпме акча әрәм булып ята бит монда! Болар ни пычагыма сиңа? Базарга чыгарып сат!"- дип теңкәмә тиде. Аларның һәркайсы кадерле истәлек шул миңа. Берсен элекке хезмәттәшләрем юбилеема бүләк иткән иде, икенчесе - үлгән улымның ядкәре, өченчесен Мәскәүдә курслар узган чакта, очучы абыем алып кайтып бүләк иткән иде. Бөтен нәрсәнең акча белән исәпләнмәвен белми генә түгел, аңларга да теләми ул.

Пенсиям зур булмаса да, симәнке сатып алып, көн саен күгәрченнәр ашатам. Шуларга карап күңелемне юатам, Ходайның гөнаһсыз кошлары ачлыктан тилмермәсен, салкында катып үлмәсен, дим. Ә ул мине моның өчен: "Исрафчыл, ахмак хәерче", - дип сүкте. Узган язда урамда каргалар күзләрен чукып сукырайткан, ботын явыз этләр умырган мәченең балаларын ветеринария участогына алып барып дәвалаттым да, шуннан бирле фатирымда асрый башладым. Бик ягымлы, сөйкемле нәни дусларым алар. Сөйләшергә телләре булмаса да, бөтенесен аңлыйлар. Авырып урынга егылсам, берсе күкрәгемә менеп ятып, мырлый- мырлый йөрәк тибешемне җайга салырга булыша, икенчесе - баш өянәгемне басарга ярдәм итә. Шулар белән сөйләшеп юанам. Теге шөкәтсез кунагым сырпаланырга янына килгән песиләремне: "Йөрмәгез әле монда ачуымны чыгарып, ач әрвахлар!" - дип, ишекне шар ачып, коридорга тибеп очырды. Шунда йөрәгемнең чәнчүен белсәң!

Икенче көнне Нәзирәнең мәрхүм бертуган абыйсының хатыны - 85 яшьлек Мәйсәрә җиңгәбез безне чәйгә дәште. Ерактан кайткан сеңлебезнең күңелен күрим дип, өйгә такси чакырттым. Юлга чыккач, җиңгәбезгә бүләк- күчтәнәч алырга ниятләп, таксины кибет янында туктаттык. Байбичә шул чакта миңа бер иллелек, өч унлык сузды. "Минем исемнән урын-җир комплекты сатып ал, менә 80 сум, калганын үзеңнән өстәрсең!" - дип боерды. Вокзалда озатып калганда: "Тагын әллә күрешәбез, әллә юк, туганкаем, төсем итеп киярсең", - дип, көмеш беләзекләремне бүләк иттем. Рәхмәт әйтми генә, сумкасына шудырды. Нәзирәне озатканыма биш көн узды. Әле дә тынычлана алмыйча, уйланып ятам. Аңа җитмеш җиде яшь. Күпме гомере калгандыр инде, өч көнлек дөньяда нигә шулкадәр саранланырга, җә? Гомер буе алыш-биреш итеп җыйган тау кадәр малын ул гына теге дөньяга төяп китә алмас бит. Бердәнбер кызы - бай эшкуар, әнисе эшен дәвам итә. Кала үзәгендә ике зур кибет тоталар икән...

Бу темага язарга керешкәч, моннан утыз биш ел чамасы элек Яшел Үзән районының бер авылында булган гыйбрәтле хәл искә төште. Эчми, тартмый торган чибәр Касыйм, армиядә хезмәт иткән чагында, сөйкемле башкорт кызына үлеп гашыйк була. Демобилизацияләнгәч, чибәркәйне никахлап, туган ягы Татарстанга алып кайта. Бай булмаса да, шактый иркен тормышта, әти-әнисе янында эшкә өйрәнеп үскән авыл кызы, авырсынмыйча, беренче көннән үк ишле гаиләгә килен хезмәте күрсәтә башлый. Кырыс каената аның һәр адымын тикшереп, энә күзеннән үткәрә. Килене Замирә сыер саварга чыкса, таягына таянып, аның артыннан абзарга чыгып баса. Ул аш-су әзерләсә, карт кухня ягыннан күзен алмыйча, шымчылык итә.

Моның сәбәбе бик тиз ачыклана, каената үтә чыккан кысмыр бәндә икән, бу гадәте белән хатынын гомер буе елаткан. Замирә сыер саугач, карт, чалбар кесәсеннән җыелма пластик стакан чыгарып, сыерның имчәкләрен тарткалап карый, берничә тамчы сөт чыкса, яман җикеренә башлый. Гаиләгә аш пешерергә дигән ит кисәген килен элек каенанасына, аннан каенатасына алып барып күрсәтергә тиеш була. Ике яшьлек үгез суюларына карамастан, саран карт итне җиде кешелек гаиләнең һәр әгъзасына бармак башы чаклы гына тиярлек итеп салырга куша.

Балага узган Замирәнең беркөнне авыз тутырып тавык ите, бигрәк тә шуның тиресен умырып ашыйсы килә. Каенатасының шәһәргә базарга китүеннән файдаланып, каенанасына ялынып-ялварып, ирен көйләп, ул тавык суйдыра. Гөнаһ шомлыгы димәссең, тәмле аш пешеп чыгып, тавык түшкәсе өстәлгә куелган мәлдә, карт Казаннан кайтып төшә. Өйдә мәхшәр куба, явыз, саран каената бер кәстрүл кайнар ашны киленнең башына каплый, тавык итен ишегалдындагы эт алдына томыра. Таягы белән хәтәр селтәнеп, өйләнгән улына да, аның энекәшләренә дә өлеш чыгара. Киленнең беренче баласы Ибраһим җиде айлык булып, җитлекмичә туа, нарасыйның бит уртасында тавык тиресенә охшаш катмарлы зур тап ярылып ята...

Үтә саранлык нәрсә соң ул: чирме, гадәтме? Кысмыр кеше, гадәттә, үзенә карата тискәре фикер тудыра. Андый бәндә белән каберең якын булмасын, үлгәч тә игелек күрсәтмәс, ләхет астындагы туфрагыңны үз ягына таба көрәп ятар, диләр. Газеталарда төрле гыйбрәтле язмалар әледән-әле басылып тора. Туймас нәфесле кайберәүләр, рөхсәтсез-нисез ызан бозып, ут күршеләренең бакчасына ярты яки бер метрга басып кереп, шунда мунча, мал абзары яки бәдрәф салып куйган, бөтен шакшысын күршесенең ихатасына таба агыза дип укыганым бар. Күрше хакын хакламау - Алла хакына кизәнүгә тиң гөнаһлы гамәл икәнлеген онытканнар, күрәсең.

Кайбычта яшәгән чагыбызда, ирем үлгән, хезмәт хакы вакытында түләнмәгән авыр елларда, ничек тә очын-очка ялгарга азапланып, күп итеп мал асрадык. Терлек азыгы, шикәр комы бирүләренә өметләнеп, күрше авыл басуыннан кишәрлек алып, балаларым белән гектарлап чөгендер утадык. Көз җитеп, халык чөгендер алырга керешкән мәлдә, миңа Казанга белем күтәрү курсларына китәргә туры килде. Үзе юкның күзе юк, диләр бит. Мин ялга кайтып, басуга менгәч, үзем утаган 48 буразнаның 24кә калуын күреп, шаккаттым. Ике яктагы ызан күршемнең дә, чөгендер комбайнын безнең кишәрлектән йөртеп килеп, җыелган тамыразыкны үз күчләренә салдырулары ачыкланды. Улларым белән карлы яңгыр астында караңгыга кадәр эшләп, шимбә көнне җиде күч чөгендер кистек, якшәмбе көнне иртән басуга килүебезгә, шуларның нибары икесе генә калуын күреп, гарьлегемнән, чарасызлыктан кыр уртасында кычкырып еладым. Каракларның кем булуын белдем белүен, судлашып йөрмәдем, әмма рәнҗешем төште. Ходай барысын да күреп тора шул. Тол хатынның күз яшен түктергән бәндәләрнең берсенең шул көздә бура кебек сыеры күбенеп үлде, икенчесенең малае авария ясап, суд юлын бик озак таптадылар...

"Коръән" аятьләрендә, хәдисләрдә бер-беребезгә ярдәмчел, миһербанлы булырга, бары тик изге гамәлләр кылырга кушылган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үз өммәтен юмартлык кылырга өнди. Үземнең дә күп мәртәбәләр сынаганым булды, Аллаһы Тәгалә юмартларга хәерхаклы: йөзе түгел, меңе белән кайтара. Гадел хезмәт белән тапкан малның кырыктан бер өлешен зәкят итеп мохтаҗларга, гарип-горабага, ятимнәргә таратырга кушылган. Сәдаканы күпме бирсәң дә ярый, диелгән. Кайвакытта уйлап-уйлап ятам да, аптыраудан уелыплар китәм. Чагыштырмача бай яшәгән җирлегебездә соңгы ун-унбиш елда әллә никадәр миллионер һәм миллиардер пәйда булды.

лар, җиһанга мәңгегә килгән сыман кыланып, халык байлыгын кычкыртып талап, комсызланып мал җыя, дөньяның артына тибеп яши, кәеф-сафа кора, сайлаулар чорында электоратның күзенә төтен җибәреп, югары трибуналардан лаф ора. Бер үк вакытта, йөзләгән гаҗиз ана имин булмаган техноген мохитебез гарипләндергән балаларына, кыйммәтле чит ил клиникаларында операция ясатырга өметләнеп, гади халыктан тиенләп акча теләнә...

Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: