Саба дулкыннары

“Каенанам­ның фатихасын алып калдым, шуңа тормышым уңды” [гыйбрәтле язмыш]

– Күк капусы ачылганны күргән кеше бит мин, кем – Эльмира, – дип балкып елмая җиңгәчәй. – Каенанам­ның да фатихасын алып калдым. Шуңа күрәдер, димен, тормышым Аллага шөкер! – Кире кайтып әй­тим әле, каенанам Хәс­бикамал, урыны җәннәттә булсын, бик әйбәт булды.

Тугыз ел бергә яшәп, бер мәртәбә дә сүзгә килмәдек, бер мәртәбә дә арага кер­мәде. Биш баласын ялгыз үстереп, аның да нервылары аз какшамагандыр юкса. Хәзер барысы да мәрхүмнәр инде, – ди ул, уфтанып. – 37 нче елгы Сәвия исемле каен­сең­лем генә исән, Муханда яши. Аның белән дә гел аралашып, хәбәрләшеп торабыз, ташлашмыйбыз.


Рузалия җиңгәм Гарифуллина бүген ире­нең төп нигезендә, Мөс­лимдә яши. Без – аның белән өченче буын туганнар. Әм­ма аның кояштай якты йөзе, киң күңеле, бертуганыдай якын күреп кабул итүе – һәрвакыт үзенә тартып тора. Быел Мөс­лим районында үткә­релгән “Татар әдә­бияты һәм сәнгате көн­нә­ре”ндә җиңгәм белән тагын очрашып, җылы өен­дә тәгам җыеп кайттым. Ха­ти­рәләрне яңартып, төн буе гәп­ләшеп, мөнәҗәтләр әй­тешеп утырдык.
Ул инде утыз елдан артык намазда. Утыз елдан артык, хак динебезне хөрмәт­ләп, ихлас күңеле белән халкыбызга иман нуры тарата. Мөслимдә абруйлы, зур хөр­мәткә лаек остабикә. Коръән ашларына, үлем-китем вакытларындагы чакыруларга, башка йомышы төшеп килгән­нәрнең го­зерләрен үтәүгә бер каршылыксыз алынып, моңлы-мә­камле тавышы белән ту­ган-яшәгән төбәге­нә дога иң­де­реп, хәерле тереклек те­ләп яши. Хәтере сөбханалла. Ятлаган күп догалары янына, һәркайсы 20 – 30ар куплетлы егерме бер мөнә­җәтне кү­ңе­ленә бикләгән. Әмма дини белемен арттырудан, Коръән аятьләрен ятлаудан бүген дә туктамый. Кыскасы, ихлас күңеле белән дине­безгә, халкына тез чүгеп хез­мәт итү­че­ләрнең берсе ул.


Хезмәт, дигәннән, кырык ел стаж белән “Коммунистик хезмәт ударнигы” ди­гән мак­таулы исемне алып, ме­даль­ләр белән бүләклә­неп чыга ул пенсиягә.
Кырык ел! Ул бит хезмәт кенәгәсенә язылганы гына. Ә авыл баласы тәпи басуга буразна буйлап йөгерә. “Үзе бер карыш, сакалы биш карыш” дигәндәй, күтәрә аламы, юкмы, тырмасын ала, кәт­мән­гә ябыша – җир эшенә кере­шә, мал-туар арасында кайнаша һәм чәче агарып, аяктан егылганчы шулай.
– Эшкә бик әшәке идем. Ат урынына эшләдем, әмма чучка карарга кермәдем, – дип искә төшерә ул үсмер елларын. – Мин бит 1936 елның 24 июнендә, нәкъ Сабантуй көнне туганмын. Әнием Хөс­никамал бәйрәм­гә барырга чыккан җирен­нән борылып кайтып мине тапкан.


Әтием – туган авылым Карамалыда колхоз рәисе. Әни­ем төрле эштә. Мин дә 7 яшемдә, атны җитәкләп йө­реп, салам тарттыра башладым. Бер көнне Шәйхел абзый туктатты да: “Болай йө­реп аяксыз каласың бит. Атланып ташыт, аның бер ояты да юк”, – дип, күтәреп алды да атка атландырып та куйды. Шуннан бирле тоташ ун ел ат сыртында йөреп эшләдем, – ди ул.
Аннан соңгы хезмәт юлын­да да тугры юлдашы була аның атлар. Хәтта 1961 елның 3 маенда район үзәгендә яшәүче Рәмзи Гарифуллинга кияүгә чыгып, райпода эшли башлагач та. Райпода башта унике ел идән юа ул. Шул елларда, үзенең зи­рәклеге белән, махсус белемле сатучыларны да “коткарып” калган чак­лары була аның. Чөнки сәүдә серләрен, документ эшләрен тиз үз­ләш­терә.


Бервакыт райпо председателе Әзһәр Хәсәнович чакырып ала да:
– Рузалия, без сине сатучы итеп күчерәбез, –ди.
– Ни сөйлисез, Гыйльманов абый? Белемем өч кенә класс ич минем, дип тарткалаштым. Кайтып ирем Рәмзи белән киңәшкәч, ризалаштым инде. Менә шунда атлар тагын тугры юлдашыма әй­ләнде. Ат белән товар да ташыйм, сату да итәм. Унсигез ел буена бер мәртәбә дә растрата ясамадым, Аллага шө­кер, димичә, ни дисең?


Сәүдә эшендә иң төп, иң кирәк сыйфат – гаделлек. Тагын ачык чырайлы, халыкка ягымлы булу, – ди җиңгәчәй. – Минем Рәмзи бик сизгер кеше иде бит. Ул минем нә­се­лебезгә хәрам кертмә­ве­мә, нәфселе булмавыма, кеше ха­кына кагылмавыма сөе­неп яшәде.

 


– Җиңгәчәй, син курчак кебек чибәр, бөтерчек кебек җиңел гәүдәле, көне буе эштә – халык арасында. Товарга китеп, төн уртасында кайткан чак­ларым да була иде, дисең. Ә безнең Рәмзи абый – беренче группа инвалид, фәкать өйдә, сезне кө­теп утыра. Көн­ләми идеме? – дим мин җиң­гәчәйнең күзләренә карап.


– Чибәрлеккә сезнең абыегыз да төшеп калганнардан түгел иде. Шәм кебек төз гәү­дәле, баш яхшы эшли. Хуҗа­лыктагы һәр нәрсәне җайга салып, өч улыбызга да дөрес юнәлеш биреп, гаилә­нең тоткасы булып яшәде ул. Ата ке­шенең акыллы фикер йөр­түеннән күп нәрсә тора, кем – Эльмира. Хәзер әнә әтисенең дилбегәсе Илдарыбыз кулында. Туганнары бер генә олы эшне дә аның белән ки­ңәшмичә баш­ламыйлар.


Олы улыбыз Ильяс, әти­сенең Рәзим исемле эне­сеннән үрнәк алып, летчик­лыкка укыды. Музыка мәк­тә­бенә йөрде, гармунга өй­рән­де. Дәвамны кара, кызы Динә Закирова Казандагы Га­ли­әсгар Камал театры­ оркест­рында эшли. Скрип­касын тотып телевизорга чыкса, эк­ран­га кереп китәр­дәй булып карыйм үзен. Нәсе­лебезнең шатлыгы да, горурлыгы да ул!


Төпчек улыбыз Илсур  ике тапкыр Чечня сугышында булып, исән-сау әйләнеп кайтты. Берсе дә эчеп-исе­реп, йөзем­не кызартып йөр­мәде. Җи­де оныгымның һәр­кайсы “әбием” дип өзе­леп тора.


Балаларымның тәү­фыйк­лы, гаиләмдә бәхетем булу – бу минем, Күк капусы ачылганда, секунд эчендә әйтеп өлгергән теләгем иде бит! – ди җиңгәчәй, май кояшыдай балкып.


83 нче яшенә атлаган җиң­­гәмнең бүген дә ишеге ябы­лып тормый. Үзенең тәҗ­рибәсе, сихәтле догалары, изге теләкләре белән бүген дә һәр кешегә: күршеләре, якташлары, туган-тумачасы, ба­лалары, оныкларына бик кирәкле кеше ул!

Фото: https://www.vatantat.ru
https://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: