Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Каен суын җыяр вакыт җиттеме?

Яз айлары түбәләрдән тамган тамчылары, челтерәп аккан гөрләвекләре белән генә түгел, каен суына барулар белән дә күңелле. Әле без үскәндә, кояш язга борылу белән, буш шешәләр, каз каурые – кавырсыннар алып, авылның бар бала-чагасы каенлыкка йөри идек. Каен суыннан авыз итә алмый калган яз әрәм узган яз кебек тоела иде.

Март, апрель каен суын җыяр өчен иң кулай вакыт. Әле бөреләр уянмаган, әмма кәүсәләргә яшәү суты инде күтәрелгән. Бөреләр ачыла башлагач, каен суын агызырга ярамый.
Диаметры 20 см булган агачта бер генә тишем ясарга рөхсәт ителә, 25 см диаметрлысына – 2, юанлыгы 35 см булган агачка 3 тишем ясарга була. Зур бер каеннан тәүлегенә 7 литр су агызырга ярый.
Каен суын көндез генә җыеп була, төнлә кәүсәдәге сут агышы туктала. Агачның төньякка караган ягында суты күбрәк була. Тишемне агач төбеннән ярты метр биеклектә ясасаң яхшы.

Суы күбрәк аксын дип, кәүсәне тирән тишмәскә кирәк. Беренчедән, бу агачка зыян китерә, икенчедән, тереклек суты агучы каналлар кайры белән үзагач арасында гына урнашкан.
Каен суын алып бетергәч, кәүсәдәге җәрәхәтне томалап кую мәҗбүри. Югыйсә берничә елдан бу агач корыячак. Тишемне бакча җилеме (садовый вар), балавыз, кер сабыны белән томалыйлар. Ул булмаса, берәр ботак тыгып куярга мөмкин. Ботак бүртеп, тишемне тулаем каплар.
Яз көне каенның суын гына түгел, бөресен дә җыялар. Каен бөресеннән ясаган төнәтмә бәвел кудыргыч, тирләткеч үзлеккә ия. Аны организмның язгы хәлсезлеген җиңү өчен дә кулланалар, хатын-кызларда күзәтелүче гормональ тайпылышларны дәвалыйлар.
Каен суы, каен бөресе һәм каен кәүсәсендә үсүче гөмбә (чага гөмбәсе) организмның яман шеш авыруына каршы торучанлыгын арттыра.

Каен суын ничек сакларга
Каен суы өй шартларында озак сакланмый. Пыяла савытка салып, өч көн суыткычта сакларга була, аннары бозыла башлый. Әчү процессы башланган каен суыннан квас әзерлиләр.

Квас
Каен суын берничә кат марлядан сөзәләр дә, пыяла банкага салып, 5 литр каен суына 20-25 данә йөзем җимеше, 200 г шикәр комы өстәп, салкынча урында 3-4 көн әчетәләр. Аннары сөзеп, пыяла банкаларда суыткычта саклыйлар.

Лимонлы каен суы
Каен суын сөзеп, эмаль савытта кайнатырга куябыз. Өскә калыккан күбеген җыеп алабыз. 5 литр суга 200 грамм исәбеннән шикәр комы кушабыз. Кайнар пар өстендә стерильләштерелгән банка төбенә 4-5 телем лимон салып (лимон телемнәрен башта кайнар су белән пешекләргә кирәк), кайнап торган каен суын коябыз һәм калай капкач белән томалыйбыз.

 

Фото: http://www.syuyumbike.ru

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев