Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Каен суы аз акса – баллы, күп акса – шикәрсез була

Яз җиттеме, кеше ничек тә табигатьтән файда күрергә ашыга. Табигатьнең иң беренче бүләге - каен суы. Кирәксә-кирәкмәсә дә, агач тишеп, каен "елатучылар" бар. Дөрес, сихәтле суның файдасын күрүчеләр дә юк түгел. Әмма ничек кенә булмасын, каен суы алу - закон тарафыннан тыелган.


- Законсыз төстә агач кисү, урман утыртмаларына зыян салу, агач, куак, лианаларны үз белдегең белән казыган өчен Федераль закон нигезендә штрафка тарту каралган. Каен суы алу да шуңа керә. Бу очракта гражданнрага 3-4 мең сум, ә юридик затларга 200-300 мең сум күләмендә штраф каралган, - диде республиканың "Шәһәр яны урманчылыгы" җитәкчесе Илнур Кәшәфиев. - Кеше күзе төшкән каен агачын тишеп, сок ала алмый. Бу - законсыз гамәл. Әлеге адым агачка зыян сала, аның үсешен тоткарлый. Ә каен согын урманчылар махсус кисәргә дигән урман бүлеменнән (делянкадан) гына ала ала.

- Юл кырыенда үскән агачтан каен согы алырга ярамый, ул агулы диләр. Бу дөресме?

- Дөрес. Юлдан 50 м ераклыкта каен суы гына түгел, җиләк, гөмбә, файдалы үләннәр җыярга да ярамый. Бу - иң җанлы урын. Анда көтү көтмәвең дә хәерлерәк. Чөнки юл кырыенда газ төтене (выхлоп) җыела. Ул исә авыр металлга бай. Төтенне үсемлекләр үзенә губка кебек сеңдерә. Ни хикмәт, мондый шартта, үсемлекләр яхшырак үсә. Шуңа күрә күпләр юл кырыендагы эре җиләккә кызыга да инде. Әмма бу бик зыянлы.

- Каен суы алам дип, агачны теләсә кайсы вакытта тишкәләргә ярыймы?

- Сок агач кайрысы астында урнашкан тукымадан күтәрелә. Капилляр аша ул кәүсә буйлап килә. Һава температурасы "плюс" тамгасына әйләнгәч, агачтан сок ага башлый. Бу чор агач яфрак ярганчыга кадәр бара.



- Нәфесең төшеп, каен суы алгансың икән, агачны ничек ямап калдырырга кирәк?

- Каен суы агызуны тәртип бозу очрагы дип әйттем инде. Тик һәр агач төбенә сакчы куеп булмый. Бер ияләшкән кеше ел саен каен суы ала. Тик аннан соң ул каенны тәрбияләү чарасы турында онытмасын иде. Тишкән урынны һич югында бакча сумаласы сылап яки буяп калдыру кирәк. Анысы да, монысы да булмаса, балчык белән булса да ямасынннар. Ачык ярада гөмбәчек спорасы тиз үрчи, корткыч бөҗәкләр ияләшә.

- Ямалмый калса, агач бер ел эчендә үлә диләр, бу дөресме?

- Согын алып, ямамый калдырганнан гына агач үлми, әмма аның гомере кыскара. Бу вакытта иң элек кешелеклелек сыйфатлары булырга тиеш. Суын алып эчкәннән соң, шул килеш агачны "елатып" калдыру җинаять инде ул. Табигать сиңа бирә, син дә аңа ярдәм ит. Ямалмаган агач чери башлый. Аны әле ямап калдырсаң да, яра - яра инде ул. Суын алган агач хәлсезләнә, ямьсезләнә. Корткычлар, авырулар да, беренче чиратта, шундый агачка ияләшә.

- Бер агач ничә литр сок бирә ала?

- Бу агачтан, аның диаметрыннан, грунт сулары тәэсир итүдән, туфрактан тора. Язын теләсә нинди каен агачы сок бүлеп чыгара. Әмма бер ишеннән аз, икенчесеннән күп ага. Аз акканы баллы була, күп акканы исә чиста суга якынрак тәмгә ия.

- Махсус урман бүлемнәрендә каен суын ничә яшьлек агачтан алалар?

- Гадәттә, яшисен яшәгән - 80-100 яшьлек агачлардан. "Делянка"га киселә торган агачлардан алырга ярый дип, кеше хәзер шунда килергә мөмкин. Тик ул куркыныч зона. Анда һәрвакыт эш гөрли.

- Әгәр урман хуҗалыгы министрлыгыннан рөхсәт алынса, урман бүлемнәренә килеп, сок суыртырга ярыймы?

- Бу җитештерү максатларыннан эшләнә икән, алырга мөмкин.

Әйтик, ул каен суын җыеп сата ди. Каен суы сату буенча эшмәкәрлек, мәсәлән. Бу вакытта тиешле документлар, рөхсәт кәгазе, урман кишәрлеген арендага алу турында килешү булырга тиеш.


Каен суы файдалы матдәләргә бай


Ул витамин һәм минераллар чыганагы. Аның составында магний, калий, кальций, кремний, натрий, бакыр, алюминий, фосфор, цинк бар. Калий, натрий һәм хлор кан басымын көйли, кандагы тоз составын контрольдә тота. Кальций сөякләр һәм тешләр өчен кирәк, ә калий нерв системасы һәм мускуллар эшчәнлеген тәэмин итә. Каен суы шулай ук органик кислота, дубил матдәләр, ферментлар һәм фитонцидларга да бай.


Иммунитетны күтәрә


Аны кыштан соң, организмга көч кертү өчен эчәләр. Ул язгы депрессия һәм хәлсезлеккә каршы көрәшә, гемоглобинны күтәрә. Фитонцидлар исә бактерияләрне үтерә, вирус инфекцияләреннән саклый. Әгәр бер ай дәвамында көнгә бер стакан каен суы эчсәгез, кәеф китүнең һәм салкын тиюнең ни икәнен белмәссез!


Бөердәге ташларны куа


Бөер авырулары, ялкынсынуларны дәвалауда да каен суының роле зур. Ул ташларны тарату, ком чыгару үзлегенә ия. Әмма сак булыгыз, көненә 2 литрдан да артыграк су эчәргә ярамый. Юкса, ташлар тиз арада хәрәкәт итеп, бәвел юлына тыгылырга мөмкин.


Пигментлы тапларны бетерә


Каен суы косметологиядә дә киң таралган. Аны бит һәм чәчне тукландыру, чистарту өчен файдаланып була. Әйтик, каен суы белән битегезне сөртсәгез, ул кабат сәламәт, "свежий" төс алыр. Мондый лосьон чистарта, тонусны күтәрә, тир бүленеп чыгуны җайга сала. Шулай ук пигментлы таплардан да булыша. Каен суының чәчләргә дә файдасы күп. Әйтик, ул чәч коелудан һәм кавыктан коткара. Аны бальзам урынына кулланырга мөмкин. Моннан тыш, ул чәчләрне дә үстерә.


Каен суы ябыктыра


Бу матдәләр алмашын көйләү, шлакларны чыгару белән аңлатыла. Кофе һәм чәй урынына каен суы эчегез. Аның калориясе юк диярлек, 100 граммында - нибары 25 калория.


Токсикоздан коткара

Реклама


Биологик актив матдәләр һәм ферментлар ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген көйли. Аны хәтта панкреатиттан интегүчеләргә дә эчәргә ярый. Моннан тыш, каен суы йөкле хатыннарга файдалы, ул токсикоздан коткара.


Организмны чистарта


Каен суы канны чистарта, шлак һәм токсиннарны чыгара.


Йөрәккә файдалы


Кан тамыры-йөрәк системасы өчен аеруча да кирәкле. Ул кан тамырларын ныгыта, канны чистарта. Атеросклерозны кисәтү өчен дә табиблар каен суы эчәргә киңәш итә.


Шешенүләрне бетерә


Әгәр каен серкәсенә аллергия булмаса, йөкле чакта шешенүне булдырмас өчен каен суы эчәргә мөмкин.


Кемгә эчәргә ярамый?


Бөердән таш кудыртырга теләүчеләргә саклык белән эчәргә кирәк. Каен серкәсенә аллергия булса, әлеге табигать хәзинәсеннән баш тарту кулайрак.


Ике тәүлек кенә саклана


Каен суы тиз арада әчи башлый. Аны суыткычта бары тик ике тәүлек кенә сакларга ярый. Ә менә ел әйләнәсе каен суы эчеп сихәтләнәсегез килсә, аны компот итеп ябарга мөмкин.


Каен согыннан компот


Моның өчен кирәк булыр: яңа җыелган каен согы, шикәр комы (бер 3 л лы банкага 250 гр исәбеннән), лимон кислотасы (3 л банкага 1 чәй кашыгы), әфлисун (бер банкага ярты әфлисун).

Каен согын марля аша сөзегез. Шуннан соң аны кәстрүлгә салып, утка куегыз. Стерильләшкән банкаларга шикәр комы, лимон кислотасы, әфлисун салыгыз. Каен суы кайнап чыккач, уттан алып, банкаларга агызыгыз. Компотны стерильләшкән капкачлар белән каплап, суынганчы төреп куегыз. Каен суы компотын салкынча караңгы урында саклыйлар.


Чулпан ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев