Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Каен суы җыярга ярыймы?

Каен суы сезоны бара. Берәүләр өчәр литрлы банкалар белән җыя, икенчеләр “Ничек кулыгыз күтәрелә агачны тиешәргә?” дип аларны оялтырга тырыша. Каен суын җыю – матур күренешме? Дин бу яктан ни ди? Каен суы хәләлме? Бу сорауларны “Матбугат.ру” хәбәрчесе “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга юллады. Һәм менә аның җавабы:

 

- Әгүзү билләһи миннәш шәйтани рәҗим, бисмилләхир рахмәнир рәхим. Аллаһы Тәгалә бу җир йөзендә кешегә күп җирдән ризыклар биргән. Һәм бу ризыкларны алыр өчен безгә барыбер нинди дә булса кансызлык кылырга кирәк. Бер караганда агачтан җимешне өзеп алу да ул бит агачны авырттырган кебек. Яки хайванны сую да бит кансызлык булып күренә. Җиләк-җимешне ашаганда теш белән без аны өзәбез, чәйнәп йотабыз - бу да үзенә күрә кансызлык. Шуңа күрә артык фәлсәфәгә бирелеп китсәң, агачны жәллибез дип, агачка зыян китерәбез дип - ул вакытта без бөтенләй бернәрсә ашый-эчә алмыйбыз булып чыга. Шуңа күрә каен суын без Аллаһы Тәгалә биргән бер нигъмәт итеп карыйбыз. Әгәр дә агачка зыян китерми генә, ягъни ул агачны корытмыйча бөтен тиешле шартын туры китереп бу каен суын җыясың икән, монда бернинди зыян да юк. Бу Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте генә. Безгә шифа гына булып тора.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев