Реклама
Кабак бөккәнен күбрәк ачы камырдан әзерлиләр, төче камырдан да пешерәләр.
Бөккән өчен өлгергән кабак алалар. Кабакның эчен-тышын чистарткач, вак кына турап, бераз тоз сибәләр. Суы чыга башлагач, 20-30 минут иләктә саркыталар. Аннары кабакка бүрттерелгән дөге яисә яхшылап кайнар су белән юган тары ярмасы, шикәр комы, эретелгән атланмай салып болгаталар да бөккән ясыйлар.
Мичкә куяр алдыннан өстенә чи йомырка сөртәләр, пешкәч майлыйлар.
Кабак бөккәнен табынга кайнар килеш бирәләр, янына эретелгән май яисә каймак куялар.
1 бөккәнгә:
Тәмле булсын!
Фото: https://www.hotpirog.ru/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз