Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Июньдә нинди дару үләннәре җыярга?

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый.

Әлеге таблицага июнь янында җыясы дару үләннәрен урнаштырдык.

Дару үләне исеме

Файдасы

Кайсы өлешен җыярга

Кыңгырау чәчәк (колокольчик полевой)

Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Бизгәк, йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Авыртулы күремне җиңеләйтә. Шулай ук аны климакс вакытында да эчәргә мөмкин.

Тамыры, сабагы, яфрагы, орлыгы.

Кукушкин цвет

Кан туктату, какырык чыгару, тир, бәвел кудыру, антисептик үзлеккә ия.

Чәчәккә бөреләнгәндә җир өстендәге өлешен җыялар.

Зеленчук желтый

Ялкынсынуларга каршы көрәшә, бәвел кудыра.

Җир өстендәге өлешен, чәчәк атканда.

Арчан (вереск)

Атеросклероз, йокы бозылу һәм нерв киеренкелеге вакытында файдалы.

Сабакларын һәм чәчәген җыялар

Будра плющевидная

Ангина, яраларны төзәтә.

Җир өстендәге чәчәк ата торган өлеше

Аю баланы (Бузина)

Салкын тигәндә файдалы.

Яфраклары һәм чәчәге җыела.

Зәңгәр күкчәчәк (василек синий)

Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла.

Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы.

Өч төсле миләүшә чәчәк (фиалка трехвецветная)

Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли

Чәчәк аткан вакытта яфрак-сабакларын

Юкә

Салкын тию, гастрит, авыз куышлыгы һәм тамак авыруларынан булыша

Чәчәк аткан вакытында гына җыярга кирәк.

Икеөйле кычыткан

Авитаминоз һәм кан авыруларыннан файдасы зур.

Кычыткан сабакларын һәм яфракларын фәкать чәчәк аткан вакытында гына җыялар.

Җир җиләге

Кан составын яхшырта, шешенүләрне бетерә, кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтә

Чәчәк аткан вакытында да, җиләккә бөреләнгәч тә җыялар. Җиләген җыеп киптерергә дә ярый.

Сары мәтрүшкә

Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы.

Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла.

Алтынбаш (Золототысячник малый)

Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы.

Чәчәк аткан вакытыннан алып, тамыр янындагы яфраклары яшелдән сары төскә керә башлаганчы җыялар.

Сукыр кычыткан (пустырник)

Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, югары холестеринны төшерә.

Чәчәк атканда җыялар. Өске өлешен генә өзегез.

Канлы үлән (чистотел)

Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказанының хроник авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла.


Йомшак сабак һәм яфракларын

Эт тигәнәге (череда)

Ашказаны-эчәк тракты авырулары, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашын көйләү.

Июньнең беренче ике атнасында, бөре вакытта гына җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян-як ботакларын һәм яфракларын кулланалар.

Нарат

Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара

Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар.

Ромашка

Тукымаларны ялгый, яраларны төзәтә, аллергиягә каршы көрәшә. Шулай ук аны астма, аллергик гастрит вакытында кулланалар.

Чәчәкләрен

Әрекмән

Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.

Тамырын

Әрем

Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.

Яфракларын

Шомырт

Шомырт төнәтмәсе белән конъюктивит вакытында күзне юалар. Стоматиттан авызны чайкыйлар, ангина һәм тамак авырулары вакытында тамак чайкыйлар. Эчәк авырулары вакытында да файдалы.

Җимешләрен, яфракларын

Җыю тәртибе


Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз: аны кайчы яки секатор белән кисәләр.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев