Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Июнь аенда татарстанлыларны кыскартылган ике эш атнасы көтә

12 һәм 24 июнь ял көннәре булачак.

Июнь аенда Татарстан халкын Россия көнен (12 июнь) һәм Җиңү Парадын (24 июнь) бәйрәм итү белән бәйле рәвештә кыскартылган ике эш атнасы көтә.

12 июнь быел җомгага туры килә, шуңа күрә Россия халкы 12-14 июнь көннәрендә ял итәчәк. Ләкин пәнҗешәмбе, 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Җиңү Парады көне, 24 июнь, чәршәмбегә туры килә. Ул ял көне булачак, әмма аңа кадәр булган эш көне кыскартылмый.

Элегрәк «Татар-информ» биш илнең лидерлары Мәскәүдә узачак Җиңү парадында катнашачагын раслады дип хәбәр иткән иде. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев