Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Июль башында карбыз алу – лотерея кебек

Җәй җиттеме, кибет киштәләрендә, урам чатларында карбыз-кавыннар барлыкка килә. Хәер, хәзер бу җимешләр кайбер кибетләрдә кыш буе да бетеп тормады.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Эльвира Мозаффарова). Җәй җиттеме, кибет киштәләрендә, урам чатларында карбыз-кавыннар барлыкка килә. Хәер, хәзер бу җимешләр кайбер кибетләрдә кыш буе да бетеп тормады.

«Июль башында карбыз алу – лотерея кебек. Сатучыга сатарга булсын, ә сатып алучы күңелсез хәлдә калырга мөмкин. Карбыз белән агулану очраклары, гадәттә, нәкъ менә июнь-июль айларында күзәтелә», – диделәр Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә. Белгечләр хәзергә карбыз алырга ашыкмаска киңәш итә. Иртә өлгерсен өчен, җимешләргә төрле пестицидлар, ашламалар кушкан булулары бар. Карбызның чын өлгергән чагы июль азагы-август ае дип санала.

Карбыз файдалы җиләк-җимеш булып санала. Ул каротин, С, В витамины, тимер, магний, кальций, калий, натрийга бай. Карбызда фруктоза бар, бу шикәр диабетлы кешеләр өчен мөһим. Ләкин ничек кенә булмасын, шикәр диабетлы кешеләргә карбызны чамасын белеп ашарга киңәш ителә. Карбыз сусауны баса. Сидек куу үзлегенә ия, ташларны дәвалауда ярдәм итә. Карбыз ашап дәваланганда, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Бу җиләк-җимеш ябыктыру үзлегенә дә ия. Ул аз калорияле ризык булып санала. 100 граммында бары 38 ккал калорий гына бар. Шуңа да карамастан ашыйсы килү теләген дә баса.

 

Карбыз сайлаганда киңәшләр

  • Өлгергән карбызның буй-буй сызыклары ачык беленеп тора.
  • Суккалап караганда, яңгыравык тавыш ишетелергә тиеш.
  • Карбызның койрыгы кипкән булса яхшы, бер ягы саргылт-аксыл булса да начар түгел. Бу карбыз җирдә тәгәрәп, табигый шартларда үскәнне аңлата.
  • Урам чатларында, юл буйларында сатучылардан сыйфат, лаборатор тикшерүләр турында белешмә сорамыйча, карбыз алырга тырышмагыз.
  • Яхшы карбыз уртача 9-10 кило тирәсе була. Артык вакка кызыкмагыз.
  • Карбызны кискәч, җепселләре ак була. Саргылт икән, димәк, карбызда нитрат күп.
  • Киселгән, ярылган карбызларны беркайчан да алырга ярамый. Роспотребнадзор идарәсе кисеп караган карбызларны сатуны тыйган.
  • Чөнки санитария кагыйдәләре буенча, кискәч, карбыз тышындагы бактерияләр, төрле микроорганизмнар аның эченә үтеп керергә мөмкин.
  • Карбызны кисәкләргә бүлеп алырга да киңәш ителми.
  • Кисәр алдыннан карбызны яхшылап юарга кирәк.
  • Карбыз десерт буып санала, аны күп ашасаң, ашказанына зыян килергә мөмкин. Бер утыруда бер-ике кисәк карбыз ашасаң җитә.
  • Нитратлы карбызлардан сак булырга кирәк. Шәмәхә төскә тартым кызыл төстәге карбызны ашарга ярамый.
  • Кискән карбызны салкын урында, суыткычта сакларга була, бер тәүлектән дә озак тотарга кирәкми.
  • Нитратлы карбыз авырлы хатыннар өчен бик куркыныч. Яралгыга зыян килеп, бала төшәргә мөмкин.

Нитратлы карбызны ничек аерырга?

Реклама

Карбыз нитратсыз булмый анысы, шулай да аның чамасы бар, иртә өлгергән җимешләрдә нитратлар күләме тиешлесеннән ун тапкырга артыграк булырга мөмкин. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе нитратлы карбызны аеру өчен гади генә ысул тәкъдим итә.

Карбызның бер кисәген сулы стаканга салыгыз, әгәр дә су кызыл, алсу төскә керсә, димәк, карбыз сыйфатлы түгел.

Карбыз ашап агулансаң нишләргә?

Гадәттә, карбызны күп ашау аркасында яки нитратлы җимеш ашап агулану очраклары күзәтелә. Билгеләре: күңел болгана, укшыта, кеше косарга, эче, башы авыртырга мөмкин, иреннәр зәңгәрләнеп китә. Мондый вакытта табиблар күбрәк су эчәргә куша.

Фото: Дамир Бәдриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев